Абдул Салманында да “Рәхимә апа чишмәсе”н төзекләндерделәр
Чишмә ул – табигатьнең кечкенә бер могҗизасы. Аннан сихри көчкә ия булган саф су ага. Ул безнең тормышыбыз кебек гел хәрәкәттә.
Һәр авылда да диярлек чишмәләр бар. Аның челтерәп аккан суы безгә күпме сафлык, матурлык, күңелгә тынычлык бирә. Абдул Салманында да “Рәхимә апа чишмәсе” дип аталган чишмә бар. Ул тау астыннан бәреп чыккан да таралып үскән агачлар күләгесендә агып ята.
– Бу чишмә күптәнге. Аңа җир астыннан бәреп чыгарга безнең авылыбыз кешесе Рәхимә апа ярдәм иткән, – дип сөйләде чишмә тарихын тумышы белән әлеге авылдан булган Зөлфия Идиятуллина. – Элек авыл кешеләре мунчаны су янәшәсенә салырга тырышкан. Рәхимә апа да мунчасы янындагы җирдә әлеге чишмәнең бәреп чыгуына ярдәм иткән. Аның тырышлыгы белән бездә бик тә тәмле саф сулы тагын бер чыганак барлыкка килгән.
3 августта авыл кешеләре һәм кунаклар кайтып, әлеге чишмәне төзекләндерү буенча зур эш башкаралар. Элек тә аның әйләнә-тирәсен чистартканнар. Әмма еллар үтә торгач, табигать тарафыннан әкренләп барысы да төзексез хәлгә килгән. Кайчакта чишмәгә язгы кыр сулары да төшкән. Авыл кешеләре аны чистартып торганнар. Айдар Җиһаншин, Рөстәм Гомәров һәм Сәит Мифтаховлар исә – чишмәне даими карап торучылар.
– Авыл халкы һәм тирә-күрше авыл кешеләре башка чишмәләрдән дә файдалана – Абдул Салманында алар бирничәү бит. Шулай да монысының суы иң тәмлесе, дип әйтә алам, – дип ассызыклады әлеге авылда туып үскән Рузилә Җиһаншина.
Чишмә алга таба да яшәсен, кешеләргә шатлык һәм файда китерсен өчен, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү таләп ителә. Авыл халкы киңәшләшеп, бергә эш иткәч, анда матур йорт төзелә. Алга таба алар бу урынны ял итәрлек дәрәҗәдә уңайлыклар булдырырга да ниятлиләр.
– Кызганыч, әмма авылыбызда хәзер кеше әз яши. Алары да, нигездә, өлкәннәр. Бәхеткә, бүгенге көндә шәһәрләрдә яшәүче авылдашларыбыз туган җирләренә ярдәм итә. Мәсәлән, соңгы елларда алар ярдәме белән зиратыбыз да төзек һәм чиста хәлдә тора, – дип сүзен дәвам итте Рузилә.
Августның беренче шимбәсендә дә авылына битараф булмаучылар “Рәхимә апа” чишмәсендә күмәк рәвештә эшләп алдылар. Аларның изгелекләре юкка чыкмас, әлеге судан файдаланучыларның рәхмәт сүзләре үзләренә дә игелекләр булып әйләнеп кайтыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев