Александр Никошин әлкилеләрне Ураза гаете белән котлый
Районыбызның хөрмәтле мөселманнары, кадерле әлкилеләр! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете белән котлыйм!
Бу ай җан һәм тәнне чистарту мөмкинлеге белән беррәттән, шәфкатьлелек, гаделлек, түземлелек, җаваплылык кебек хисләрне дә тәрбияли. Ә алар – барлык милләт һәм дин кешеләре өчен дә бер үк кыйммәтләр. Районыбыздагы төрле милләт вәкилләре моңарчы дус-тату яшәде, Ураза бәйрәме рухи бердәмлекне тагын да арттырсын, йөрәкләргә җылылык, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен.
Мөселманнар өчен бу зур бәйрәмдә мин һәр йортка һәм һәр гаиләгә шатлык, татулык, иминлек телим. Ураза гаете барыбызны да күңел сафлыгы һәм үз көчебезгә ышану белән бүләкләсен. Тормыш юлында игелекле эш-гамәлләр, сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм барлык изге эшләрдә уңышлар юлдаш булсын.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев