Александр Никошин: «Сыйфатлы юллар өчен рәхмәт!»
Район юл хуҗалыгының хөрмәтле хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне традиция буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнүче һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Бүгенге көндә урамнарны һәм юлларны төзекләндерү – безнең район инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Соңгы вакытта җирлегебездә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән күп эш башкарылды: урамнар яңарды, район үзәген авыллар белән тоташтыручы юллар ремонтланды, яңалары салынды. Һәм кышмы ул, җәй-көзме, һава торышы нинди булуга карамастан, бу юнәлештә даими эш бара. Районның социаль-икътисади үсеше, бар юл йөрүчеләрнең, машина йөртүчеләрнең иминлеге сезнең хезмәт белән турыдан-туры бәйле. Шуңа да, муниципалитетның юл тармагын үстерү юнәлешендә намус белән башкарган эшегез һәм әлкилеләр тормышы өчен уңай шартлар тудыруыгыз өчен, сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Бу һөнәри бәйрәмегез көнне сезгә җылы сүзләр күп яңгырасын. Ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч, яхшы кәеф, уңышлы, сыйфатлы эш телибез!
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев