“Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогында барлыгы 206 кеше эшли
Бүгенге көндә тормышыбызны кирәк урынга җиңел һәм тиз арада барып җитү мөмкинлеге бирүче сыйфатлы, ышанычлы һәм куркынычсыз юллардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Федераль, республика, районыбыз юлларын салу, төзекләндерүдә исә бик күп кеше катнаша.
19 октябрьдә алар һөнәри бәйрәмнәрен – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.
Безнең иминлек юлчылар хезмәте белән турыдан-туры бәйле. Чөнки бар көчләрен куеп, юлларны тәртиптә тотучылар нәкъ менә алар.
Безнең юл участогы коллективы, якынча алганда, 330 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Шуларның 250 чакрымына – асфальтобетон, 78 чакрымына вак таш-гравий түшәлгән. Быел участок эшчеләре райондагы 15 чакрым юлны тулысынча төзекләндергәннәр. “Тормыш инфраструктурасы” программасына ярашлы рәвештә, гомуми озынлыгы 1 чакрым да 600 метр тәшкил иткән юл өлешләре ремонтланган, 2 чакрым 700 метр юл аралыгының таушалган катламы алынып, яңабаштан асфальтобетон җәелгән.
Юлчылар өстендә авыр һәм җаваплы хезмәт. Һава торышы нинди булуга карамастан: яңгырмы-кармы, алар эштә. Үз бурычларын иртә таңнан алып, кичке караңгылыкка кадәр үтиләр. Алар еш кына эшсәфәрләрдә дә була. Бүгенге көндә “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогында барлыгы 206 кеше эшли. Алар барысы да үз эшләренең осталары, күпчелек хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев