Альки-информ журналистлары Чирмешәндә медиа-сабантуенда катнаштылар
3 июльдә Чирмешән районының искиткеч матур майданында чын медиа-бәйрәм булып узды. Бу бәйрәм республиканың төрле почмакларыннан массакүләм мәгълүмат чараларының 500 дән артык хезмәткәрен бергә җыйды.
“Татмедиа” АҖнең басма коллективлары – шәһәр редакцияләреннән алып, район газеталарына кадәр – бер көнгә эш урыннарын калдырып, кунакчыл Чирмешән җиренә очрашуга килделәр.
Хезмәттәшлләр белән күрешү, тәҗрибә уртаклашу һәм, әлбәттә, күңелле ял итү максаты белән бәйрәмдә без – “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе –“Әлки-информ” журналистлары да катнаштык.
Сабантуй тантаналы парад һәм бүләкләрне җырлы-биюле күренешләр рәвешендә җыю белән башланды. Кунакларны Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Медиа Сабантуйның инде елдан-ел матур традициягә әверелүен, республика тормышы турында сөйли торган кешеләрне берләштерүен билгеләп үтте алар.
Кунаклар чын Сабантуй атмосферасына чумдылар: милли ишегалды-йортлар үзенчәлекле бизәлеше белән сокландырса, халык уеннарында исә өлкәннәр дә, яшьләр дә осталык һәм көч сынашты. Аеруча спорт ярышлары кызыклы булды. Катнашучылар шаярып ласта киеп йөгерүдән башлап, җитди көрәшкә кадәр һәр төрдә үзенең батырлыгын күрсәтә алды.
Без – “Әлки хәбәрләре” журналистлары, гадәттәгечә, барлык бәйгеләрдә дә актив булдык. Аеруча команда уеннарында һәм аерым шәхси конкурсларда теләп катнаштык.
Безнең волейболчылар шәп уен күрсәтте һәм бары тик күптәнге көндәшебез – “Ватаным Татарстан” командасына гына оттырып, икенче урынны алуга иреште. Көрәш соңгы очкога кадәр киеренке барды һәм җиңү дәрте белән рухланган уенчыларыбыз өчен көмеш медаль лаеклы бүләк булды.
Журналистыбыз Алсу Закирова үзенең көчен армрестлингта сынады һәм катнашучылар арасында икенче урынны яулады. Аның түземлелеген һәм чыныккан холкын көндәшләре дә танымый булдыра алмады.
Бәйрәм кунакларын иртәдән үк тәмле ис каршы алды: өстәлләрдәге кайнар коймаклар, алтынсу дөге һәм йомшак ит белән зур казанда әзерләнгән пылау әллә каян үзенә тартты. Әмма иң гаҗәбе диаметры бер ярым метрлы табада пешерелгән суган бәлеше булды. Аны тантаналы рәвештә алкышлар астында чыгардылар. Аннары, исе китеп карап торган халык күз алдында кисеп, камыры кетердәп, эчлеге лепердәп торган бу гигант бәлешне кунакларга тараттылар.
Бәйрәмнең иң мөһим тантаналы мизгелләреннән берсе – медиа-җәмәгатьчелекнең иң яхшы вәкилләрен билгеләп үтү булды. Бу көнне “Әлки хәбәрләре” хезмәткәрләре дә югары бәяләнде.
Тирән мәгънәле, мавыктыргыч мәкаләләре белән укучылар күңелен яуларга өлгергән баш редактор урынбасары Айзирәк Мисалова “Татмедиа” АҖнең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Безнең ышанычлы тыл, финанс мәсьәләләрен хә итүче, тәртип сакчысы — баш бухгалтер Диләрә Галиуллина җәмгыятьнең Рәхмәт хатына лаек булды.
Бу бүләкләр – шәхси сыйфатларның гына түгел, ә уртак эшкә – район газетасының сыйфатын үстерүгә һәм аның ватандашлар арасында абруен саклап калуга керткән өлешнең лаеклы танылуы. “Әлки- информ” редакциясе коллективы үз хезмәттәшләре белән горурлана һәм аларга яңа уңышлар тели!
Медиа Сабантуй-2026 тагын бер кат шуны исбатлады: Татарстан журналистлары барысында да талантлы – үз һөнәрләрендә дә, спортта да, дус яши белүдә дә. Ә мондый бәйрәмнәр аларның бердәмлеген тагын да ныгыта һәм яңа казанышларга илһамландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев