Әлки муниципаль район советы утырышы узды
14 августта муниципаль район советы утырышы узды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча – 2025-2026 яңа уку елына белем бирү учреҗдениеләренең әзерлеге турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева чыгыш ясады.
Утырышта депутатлар муниципаль район бюджетына кагылышлы мәсьәләне тикшерделәр, аның буенча карар кабул иттеләр.
2025 елның беренче яртысында районда законлылык һәм хокук тәртибе торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе Дилүс Зарипов доклад белән чыкты.
Бу дүртенче чакырылыш муниципаль район советының соңгы утырышы иде. Александр Никошин депутатларга ,биш ел дәвамында бергә башкарылган нәтиҗәле хезмәт өчен, рәхмәт белдерде.
Аннан соң депутатлар истәлеккә фотога төштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев