Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин кыр эшләре үтәлеше хакында сөйләде

Сабантуй ул – сабан, ягъни язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме.

Шуңа да район башлыгы Александр Никошин чыгышында кыр эшләре үтәлеше хакында да сөйләде.

–         Көзеннән 23,6 гектар җирдә бөртеклеләр чәчеп калдырылса, язын 37 мең гектарда эш барды, азык культуралары исә 12 мең гектарда чәчелде, – диде ул, мул уңыш җыеп алынуын теләп. Терлекчеләрнең зур хезмәтенә дә тукталды ул.

–         2026 елның 5 аенда 24,6 мең тонна сөт, 1,2 мең тонна ит җитештерелде. Бер тәүлектә 204 тонна сөт алынды, – диде ул, әлеге тармак хезмәткәрләренә дә рәхмәтен әйтеп. Александр Федорович илебездә махсус хәрби операция алып барылуы, анда районыбыздан 300дән артык ир-егетебезнең үз бурычын үтәвен дә ассызыклады. Һәм менә шунда мәйдан уртасында ул, хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы өчен, Татар Борнаеннан булган Арслан Шәрәповка Мактау грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев