Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы сугышчыларга квадрокоптер тапшырды

25 гыйнвар иртәсендә район башлыгы Александр Никошин, махсус хәрби операциядә катнашучы Базарлы Матак егете Сергей Миронов аша Әлки сугышчыларына квадрокоптер тапшырды.

Әлеге кыйммәтле техник җиһаз район халкы акчасына һәм якташыбыз Фоат Вәлиев ярдәме белән сатып алынды.  Сергей Миронов кыска вакытлы ялга кайткан. Ул контракт нигезендә хезмәт итә. Фронтта инде ул ике ел да алты ай дәвамында.  Район хәзерләгән бүләкне алганда:                                                     

   - Безнең хәрбиләр җиңүләргә ирешеп алга бара. Җиңү безнең якта булыр. Әлеге бүләк безнең бурычларны үтәгәндә зур ярдәм булыр. Барыгызга да зур рәхмәт,- диде Сергей Миронов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев