Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов хатын-кызларны бәйрәм белән котлый
– Язның беренче бәйрәмен юкка гына хатын-кызларга багышламаганнар. Язгы кояш та, аңа тиң гүзәл затларыбыз да – тормыш, яшәү чыганагы.
Котлар кешеләрем күп булганга, 8 Март миңа төрле яклап сөенеч китерә. Беренчедән, мин – бәхетле ул: әнием исән-сау. Икенчедән, гаиләм җылысын саклаучы тормыш иптәшем янәшәмдә. Өченчедән, балдан татлы 3 онык-кызчыкларыбыз бар. Менә шул кадерлеләремне һәм, әлбәттә, районыбызның барлык нәфис затларын: чибәр туташларны, сеңел-апа, әни- әбиләрне, төрле тармакларда җаваплы хезмәт башкаручы уңган-булган хатын-кызларны әлеге матур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Тормышыгыз бары шатлыклы мизгелләрдән һәм уңышлардан гына торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев