Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы “Бердәм Россия” берләштерә” дип исемләнгән автобус марафонын кабул итте

Очрашуда Республиканың балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Дәүләт Сове-ты депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте директоры Фоат Вәлиев, “Бердәм Россия”нең Әлки җирлеге бүлеге сәркатибе, район башлыгы Алек-сандр Никошин катнашты.

Әлки районында алар төзекләндерелгән үзәк район дәваханәсендә, “Актай” яшүсмерләр клубында булдылар, журналистларның сорауларына җавап бирделәр. 

Очрашуның төп өлеше район мәдәният йортында узды. Биредә  “Татарстан – казанышлар республикасы” дигән темага бәхәс оештырылды. Очрашуның модераторы “Татарстан” телерадиокомпаниясенең танылган алып баручысы, журналист  Дмитрий Второв булды.  

Айрат Зыятдинов сүзләренә караганда, республика кешеләренең борчуларын һәм теләкләрен ишетү өчен, мондый очрашулар мөһим. Соңыннан алар тиешле канун әзерләмәләре өстендә эшләгәндә исәпкә алына.

–     Миңа, табиб буларак, сәламәтлек саклауга кагылышлы мәсьәләләр мөһим. Сәламәтлек саклау тармагы алдында бик күп бурычлар тора. Алар  Россия  Президенты билгеләгән һәм халыкны, аның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән милли үсеш максатларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләп үтте ул. 

Айрат Зыятдинов авыл һәм район балаларына дәвалану мөмкинлеге биргән проектларга да җентекләбрәк тукталды. 

Җурналистлар соруларына җавап биргәндә, Фоат Вәлиев райондагы юллар төзелеше буенча билгеләнгән планнар турында сөйләде. Ул Әлки районындагы барлык 66 тораклыкка да каты катламлы юллар салынуын ассызыклады. 

Алсу Нәбиева “Мәрхәмәт – Милосердие” берләшмәсенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәме турында сөйләде. 

–     Безнең хатын-кызлар берләшмәсе күптөрле юнәлешләр буенча эшли. Ул – гуманитар ярдәмне җыеп тапшыру, махсус хәрби операциядә катнашучы-ларның хатыннарын төрле һөнәрләргә укыту, психологик һәм хокукый ярдәм күрсәтү. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең балаларына адреслы ярдәм күрсәтәбез, сугышчыларның хатыннары белән тематик чаралар, очрашулар уздырабыз, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева. 

Әлки районы башлыгы Александр Никошин безнең җирлектәге тормышка ашырылып килүче иң өстенлекле программаларга тукталды.  Бу – балаларга ел дәвамында ял итү мөминлеге бирүче “Яшь имәннәр” балалар лагерын ту-лысынча төзекләндерү. 

Очрашуда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм дә иде. Шуңа  Александр Ник-шин да районның төп бурычы, беренче чиратта, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, әти-әниләренә, балаларга ярдәм итү икәнлеген әйтте. 

–     Матди ярдәм күрсәтергә, йортларын, абзарларын төзекләндерергә, йортка җылылык кертергә тырышабыз, балалар бушлай балалар бакчасына, спорт комплексларына, түгәрәкләргә йөри, мәктәптә ике тапкыр бушлай ашый. Лисичанск һәм Рубежноега 129 тоннадан артык гуманитар йөк оза-тылды, – дип ассызыклады ул. 

Очрашу барышында әлкилеләр үзләре дә сорауларын бирде. Аларны Базарлы Матак – Шәпкә юлы төзелеше һәм музей бинасын төзекләндерү кызыксын-дырды. 

2024 елның 8 сентябрендә, бердәм сайлау көнендә җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советына депутатлар сайланачак, шулай ук 38 муниципаль районда җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак. 

Фирка исемлеге һәм бер мандатлы сайлау участоклары буенча 50шәр депутат сайланачак.  Сайлауларда катнашу өчен 427 кеше: 179 сы бердәм республика округы, 248 е бер мандатлы округлардан үз кандидатурасын тәкъдим иткән.

Татарстан парламенты депутатларын сайлауда барлы 6 сәяси фирка катнаша. Биш фирка (“Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия – Ватанпәрвәрләр – Гаделлек өчен”, ЛДПР һәм “Яңа кешеләр”) бердәм округ һәм бер мандатлы огруглар буенча да кандидатлар тәкъдим итте. Тагын бер фирка “Граж-данлык инициативасы” үз кандидатларын берничә бер мандатлы округларда тәкъдим итте. Моннан тыш, бер мандатлы округларда 12 кеше үз кандидатураларын үзләре тәкъдим итте. Бүгенге көндә кандидатларны теркәү эше бара. 

Күптән түгел үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советына кандидатларны өч фиркадән: 44 кеше “Гадел Россия – Ватанпәрвәрләр – Гаделлек өчен” фиркасенең ТРның җирле бүлегеннән,  57 се – “Бердәм Россия” фиркасе һәм 23 се – КПРФның Татарстан бүлегеннән теркәде. Моңарчы, 18 июльгә кадәр, ЛДПР (6 кеше) һәм “Яңа кешеләр” (44) фиркаләре тәкъдим иткән исемлекләр теркәлү узды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев