Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: чит ил кешеләре теркәлергә тиеш

Быелгы җәйдә безнең районда чит ил гражданнары саны сизелерлек артты. Кибетләрдә, урамнарда, базарларда чит сөйләмне ешрак ишетергә мөмкин. Әлбәттә, күп кенә әлкилеләрдә мондый сорау туа: бу кешеләр нинди нигездә, бездә законлымы һәм, гомумән, аларның килүе һәм биредә яшәве ничек җайга салынган?

Күптән түгел генә мин ике хатын әңгәмәсенең шаһиты булдым. Алар тирә-юньдә читтән килүчеләрнең артык күп булуына ризасызлыкларын белдерделәр. “Каян шулкадәр килә бу чит ил кешеләре? Республикада алар законлы яшиме?” –  дип борчылып сорадылар алар.
Бу мәсьәләгә билгеле бер ачыклык кертергә исәп тотып, мин Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Әлки районы территориаль пункты җитәкчесе Ләйсән Миндубаевага мөрәҗәгать иттем. Аның аңлатмалары миграция системасының ничек эшләвен аңларга теләүчеләргә файдалы булыр дип өметләнәм.
Чит ил кешесе өчен төп кагыйдәләр
Россиягә кергән һәр чит ил кешесе миграция картасын ала – нәкъ менә ул аның биредә булу чорының төп документына әверелә. Өч эш көне эчендә ул безнең территориаль пунктта учетка басарга тиеш. Гадәттә вакытлыча тору аралыгы – 90 тәүлек. Әгәр озаграк калырга җитди сәбәпләре булмаса, чит ил гражданы, бу чор тәмамлангач,  илдән китәргә тиеш.
Безгә ник киләләр?
Килүчеләрнең төп максаты – эшкә урнашу. Бездә чит илләрнең төрле һөнәр ияләре: төзүчеләр, машина йөртүчеләр, берничә төр хезмәт башкаручылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эшли. Тик “танышлык буенча” килү һәм урнашу гына җитми. Чит ил кешесе эшкә рөхсәт алырга, шулай ук эш бирүче белән рәсми хезмәт килешүе төзергә тиеш. Шул вакытта гына барысы да законлы була, һәм аның биредә яшәү срогы да озайтылырга мөмкин, ләкин бу вакыт бер елдан артмый.
Штрафлар һәм нәтиҗәләр
Әгәр чит ил гражданы рөхсәтсез эшли икән, бу – канун бозу. Андый кешеләргә штраф салалар, ә аерым очракларда Россиядән куып чыгаралар. Әмма җәза килүчеләрнең үзләренә генә янамый. Мондыйларга эш бирүчеләр дә җитди санкцияләргә эләгә: физик затлар өчен штрафлар – 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 800 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Чит ил кешеләре арта
Ләйсән Рәфгать кызы сүзләренә караганда, соңгы елларда районыбызга килүчеләр саны чыннан да арта. Кешеләр эш һәм эш хакы эзли, һәм күрәсең, аны бездә табалар. Ләкин алар  барысы да законсыз яши дигән сүз түгел – киресенчә, күпчелеге барлык документларны вакытында рәсмиләштерергә тырыша, чөнки аларның калу һәм алга таба эшләү мөмкинлеге шуңа бәйле.
Әгәр дә сез хокук бозу очрагын сизсәгез, нишләргә?
Әгәр дә сездә чит ил гражданы, теркәлмичә, рөхсәтсез яши яки эшли дигән шик бар икән, бу хакта Федераль миграция хезмәте идарәсе территориаль пунктына яки ышаныч телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин. Сезнең гражданлык позициягез безнең җирлектә тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк.
Бер нәрсәне аңларга кирәк: без – ачык ил, һәм хезмәт мигрантлары безнең икътисадка еш кына файда китерә. Әмма тәртип барысы өчен дә бертөрле булырга тиеш. Әгәр дә  һәрберебез чит ил кешеләренә кагылышлы төп кагыйдәләрне белсә, без күп кенә бәхәсле мәсьәләләрдән, аңлашылмаучанлыклардан кача  һәм районда тынычлык саклый алачакбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев