Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы егетләре Россия Кораллы көчләренә хезмәткә озатылды

Районыбызның биш егете Россия Кораллы көчләренә хезмәткә озатылды. Ватаныбызны яклаячак якташларыбыз белән саубуллашу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Әхмәдиев, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Марат Гыйльметдинов катнашты.


Булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп, Рәмзил Әхмәдиев һәр чорда да армия сафларында солдат әзерлеге алуның бар ир-егетнең бурычы булуын билгеләде. Озатылучыларга ул, хәрби хезмәтне уңышлы үтәп кайтуларын теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Хәрби комиссар Марат Гыйльметдинов, армиягә чакырылучыларның яхшы әзерлектә булуларын әйтеп, аларга хәрби белгечлекне ныклап үзләштерүне теләде. 

–     Армия хезмәте тәртипне, җаваплылыкны сорый. Сез, Әлки егетләре, Кораллы Көчләрнең хәрби бурычларын намус белән үтәп хезмәт итәрсез, дип ышанам, – диде ул.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күпчелеген, хәрби белгечлек алу өчен, уку бүлекләренә юллаячаклар. Хезмәт итү вакыты элеккечә 12 ай булып кала. 
Исегезгә төшерәбез: егетләребезнең беренче төркеме 20 октябрьдә озатылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев