Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы газ хезмәте җитәкчесе Петр Буланкин бәйрәм белән котлый

Петр Буланкин, район газ хезмәте җитәкчесе:


– Һичшиксез, якыннарымны котлыйм. 8 Мартны бәйрәм итми мөмкин түгел. Эшебездә безнең күптән килгән гадәт тә бар: хезмәттәш ир-егетләребез белән җыелабыз, табын корабыз һәм истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Хатын-кызлар безнең хезмәткә җаваплы карый, әмма бу көнне алар ял итәргә һәм котлаулар кабул итәргә хокуклы.
Ул көнне өйдә дә бәйрәм. Билгеле, хатынымны котлыйм: 8 Мартта кадерле кешемнең кулында чәчәкләр булырга тиеш, дип уйлыйм һәм шулай эшлим дә. Кызымны да онытмыйм, ул минем кечкенә әле, әмма ул да бәйрәмне көтеп ала һәм үзе дә әнисенә бүләкләр әзерли. Бу минем өчен – якыннарыма аларны ничек яратуымны аңлату мөмкинлеге дә.
Хатын-кызларга игътибар һәрдаим булырга тиеш, әмма 8 Мартта бәйрәм ясау – безнең изге бурыч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев