Әлки районы Карга авылында модульле ФАП ачылды
Аны Төзетүдә якташлары Фоат Вәлиев тә бик булышкан
Бүген, 4 сентябрьдә, Карга авылында фельдшер акушерлык пунктының модульле бинасы файдалануга тапшырылды.
Аны ачу тантанасында район башлыгы Александр никошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, якташыбыз, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе Фоат Вәлиев, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Карга авылы халкы катнашты. Тантанада катнашучыларны Александр Никошин сәламләп:
– Мин бүген сезне, каргалыларны, фельдшер функтының яңа бинасы ачылуы белән кайнар котлыйм. Бу яңа пунктта беренче медицина ярдәме күрсәтү, тикшерүләр үтү буенча бик күп төрле заманча җиһазлар бар. Сез бирегә чирләмичә – тикшеренергә, фельдшердан киңәш алырга гына килсәгез иде, – дип теләде.
Ул Гаилә елы уңаеннан махус хәрби операциядә катнашучы Рәмиснең әти-әнисе Миңнегөл һәм Фәнис Галиуллиннарга, үрнәк гаилә Илгизәр һәм Гөлназ Фәттаховларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сүз Марсель Миңнуллинга бирелде:
– Сезнең Каргада 400 гә якын кеше яши. Авыл өчен ФАП бик мөһим корылма. Сезнең фельдшерыгыз Роза Галиева 38 ел әйбәт кенә эшли. Бирелә фельдшер пункты бар иде. Әмма якташыгыз Фоат Вәлиев: “Каргада заманча ФАП төзик”, дип бик сорагач, без аны программага керттек. Аның өчен урыны да әйбәт сайланган. Шундый туган җирен кайгыртучы якташыгыз булганга сөенегез. Үзегез исә сәламәт булып, рәхәттә яшәгез, – диде республика Сәламәтлек саклау министры.
Авылдашлары шатлыгын Фоат Вәлиев уртаклашып:
– Бу урында “Кызыл Шәрык-Агро”ның бик иске, ямьсез идарә бинасы тора иде. Без аны әйбәтләп сүтеп, урынын чистартып шундый бина төзеттерә алдык. Район җитәкчесенә һәм Сәламәтлек саклау минмистрына бу эштә булышканнары өчен рәхмәт, – диде.
Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Миңһаҗев төзелеш эшләрен башкаруда ярдәм итүчеләргә барлык авыл халык исеменнән рәхмәт әйтеп истәлеккә бүләкләр тапшырды.
Каргада яшәүче Мәдинә Хәсәнова исә:
– Безнең авыл бик бәхетле. Социаль корылмалар яхшы хәлдә, юлларыбыз әйбәт. Инде заманча ФАП та булды, – дип район республика җитәкчеләренә рәхмәтләр җиткерде.
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев та теләкләрен ирештереп, илгә-көнгә тынычлык теләп, яңа ФАП йортыннан шифа күрергә язсын, дип Коръән сүрәсе укыды.
Менә ал тасма киселде. Халык якты, иркен, заманча җиһазларга бай булган медицина хезмәте күрсәтү бүлмәләрен күреп сокланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев