Әлки районы китапханәчеләре «ӘдәбиМарафон»да җиңүчеләр булдылар
Әлки районы китапханәчеләре 2026 елның беренче XXXIV #ӘдәбиМарафон ында катнаштылар һәм алар җиңүчеләр исемлегендә!
Алар арасында нәни марафончылар Абдуллина Венера (8 яшь) һәм Абдуллина Зифа (5 яшь)да бар. Оныкларында китапка мәхәббәтне дәү әниләре, күп еллар китапханәче булып эшләгән Абдуллина Розалия апа тәрбияли. Ул үзе дә Әдәби марафонда актив катшып килә.
Венера белән Зифа дәү әниләре ярдәме белән 21 көн дәвамында татарча китаплар укыдылар. Нәни марафончылар китап кына укып калмыйлар, татарча матур итеп шигырьләр дә сөйлиләр. Алар үзәк китапханәдә, Зифа - Рәхимә Арсланованың "Мин бит татар баласы", Венера - Лилия Нурлының "Әниемә бүләк" шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, укырга яңа китаплар алып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев