Әлки районы клиентлык хезмәте Татарстанда лидер булып танылды
Узган атнада Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының район бүлеге клиентлык хезмәтендә эшләүче коллектив җыелышы булды.
Һәркемгә билгеле: клиентлык хезмәте алдында куелган төп бурычларның берсе ул – халык белән эшләү. Учреждениедә 10 белгеч бар һәм аларның һәркайсы көн саен район кешеләренең мөһим сорауларын хәл итү белән шөгыльләнә. Клиентлык хезмәте җитәкчесе Ләйсән Борһанова билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләр кешеләрне эш көне дәвамында кабул итә, оешма төшке аш вакытында да бикләнми. Һәр айның соңгы якшәмбесе дә – эш көне.
Бүгенге көндә клиентлык хезмәте белгечләре карамагында – 5947 пенсионер. Район буенча уртача пенсия күләме 21 мең сум тәшкил итә.
– Хәзерге вакытта район кешеләренә иминият пенсиясен билгеләү буенча әзерлек пенсия яше билгеләнгәнгә кадәр ике ел алдан төгәлләнә. Һәр кеше дә, пенсияне билгеләү өчен, булган документлары белән үзе дә мөрәҗәгать итә ала. Без шулай ук лаеклы ялга чыгачак кешеләр документларының электрон төрләрен иминиятләштерүчеләрдән җыю буенча да тиешле эшне башкарабыз, – дип ассызыклады Ләйсән Әнвәр кызы.
Йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мөдире урынбасары Елена Горюнова да катнашты. Ул, Әлки коллективы эшчәнлегенә югары бәя биреп, аларны республиканың бар бүлекләре арасында лидерлар дип атады.
– Сезне яхшы күрсәткечләр белән котлыйм. Алга таба да алдынгы урыннарда һәм хезмәттәшләрегезгә үрнәк булуыгызны телим, – диде Елена Львовна, коллективка мөрәҗәгать итеп.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Наталия Голубева да коллективка карата җылы сүзләрен әйтте. Ул кешеләргә игътибарлы, ягымлы булганнары, үз эшләрен белеп башкарганнары өчен, рәхмәтен белдерде һәм яңа хезмәт уңышлары теләде.
Клиентлык хезмәтенең ышанычлы хезмәткәре
Һәр оешмада да үзе “күләгәдә” калган, әмма гаять мөһим эшләрне башкарган хезмәткәрләр бар. Алар кешеләрне кабул итми, кирәкле документларга кул куймый, әмма вак эшләрне җиренә җиткереп үтәгәнгә, бар да җай бара, башка хезмәткәрләргә дә, килүчеләргә дә уңай була.
Рәмзия Борһанова Пенсия фонды идарәсенә (клиентлык хезмәтенә) 2001 ел башында килә. Ул вакыттан күп нәрсә: оешма исеме дә, эш алымнары да үзгәргән, алга куелган бурычлар да арткан. Әмма бер нәрсә генә – аның үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте генә шул килеш калган. Ул үзенең белемле, намуслы һәм ышанычлы белгеч икәнлеген күп тапкырлар раслаган.
Һөнәри сыйфатлардан тыш, хезмәттәшләре Рәмзия Идрис кызының кешелеклелеген аеруча югары бәяли. “Ул эчкерсез, ярдәмчел, тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер”, – ди алар.
Клиентлык хезмәтендә IT- инфраструктурасы эшчәнлеген 20 елдан артык Светлана Хәмидуллина башкара. Ул программалар белән тәэмин ителеш һәм исәпләү техникасының төзек хәлдә булуы, ягъни бар коллективның уңайлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен җаваплы дигән сүз.
Шул еллар эчендә Светлана Петровна, хезмәттәшләренә заманча технологияләрне кулланырга һәм эш барышын автоматлаштыруда ярдәм итеп, пенсия системасы үсешендә үзеннән зур өлеш кертә. Алар Светлана Петровнаны үз эшен төптән белүче, җаваплы хезмәткәр дип бәяли.
Бу ике белгечкә дә һөнәри осталыклары өчен Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирковның Рәхмәте тапшырылды.
Хезмәттәге уңышлары өчен Гүзәл Сираева һәм Лидия Чумановага район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде.
Җитәкчелек һәм хезмәттәшләре, алга таба да уңышлы эш теләп, бүләкләнүчеләрне котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев