Әлки районы соңгы язгы ярминкәдә катнашты
Яңалыклар

Әлки районы соңгы язгы ярминкәдә катнашты

Районыбыз хезмәткәрләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә язгы ярминкәнең соңгысын үткәреп кайттылар.


Авыл җирлекләре халкы, фермер хуҗалыклары, “Кызыл Шәрык-Агро” һәм “Хузангай”  җәмгыяте катнашында узган ярминкә бу юлы да гөрләп узды. Кала халкына 1 миллион сумлык товар сатылган.


Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда сәүдә накталарыннан халык сөт һәм сут ризыкларын, ит, кош-корт түшкәләрен, йомырка, ярмаларны яратып сатып алган. 


Ярминкәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле җырлар яңгыратып,  халыкның кәефен күтәргән. Киләсе ярминкәләр игеннәр, җиләк-җимеш, яшелчә өлгергәч – сентябрьдә дәвам итәчәк.   
 


Нет комментариев