Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы укучылары республика бәйгесендә җиңделәр

Башлангыч сыйныф укучылары республиканың «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты бәйгесендә җиңүче булдылар. Быел республика проекты 10 еллык юбилеен билгеләп үтә.


Проект шартлары буенча укучылар уку елы дәвамында мәдәни-белем бирүче учреждениеләрдә (музейлар, китапханәләр, кинотеатрлар) булырга һәм анда теркәлү үтәргә тиешләр иде. Шулай ук кая гына барсаң да, моны проектның рәсми сайтында күрсәтеп бару да таләп ителде. 


Проект нәтиҗәләре буенча Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең, Базарлы Матак һәм Чуаш Кичүе мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары (барлыгы дүрт бала) «Иң яхшы мәдәни укучы» бәйгесендә җиңүчеләр дип табылды. Алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук Казан циркына чакырылды.

 цирк
Балаларны яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан цирк фойесында кечкенә кунаклар өчен төрле чаралар оештырылган иде. Тамашачыларга «Барысы да яхшы булачак!» дип исемләнгән грандиоз бию-цирк программасы тәкъдим ителде. Ул Юрий Никулин исемендәге Мәскәү циркы белән Казан дәүләт циркының бергә уйланылган проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев