Яңа Салман мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Виталий Власов фәнни форумда үз районын лаеклы рәвештә тәкъдим итте.
Ул Казанда узган Терентьев исемендәге Бөтенроссия Поволжье фәнни-экология конференциясендә катнашты.
Яшь тикшеренүче үзенең остазы — мәктәп директоры, укытучы Альберт Махмутов җитәкчелегендә чыгыш ясады. Әзерлек уңышлы булды: конкурс сынаулары йомгаклары буенча Виталий призер исеменә лаек булды.
Виталийны һәм Альберт Махмутовны бу уңышлары белән тәбрик итәбез!
Нет комментариев