Әлки районына эшлекле сәфәр белән депутатлар килде
Бүген, 20 декабрьдә, Әлки районының мәдәният йортында ТРдагы “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең депутат берләшмәләре республика координацион советының күчмә утырышы булды.
Аның белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов җитәкчелек итте. Эшлекле сәфәр белән килүчеләр арасында Дәүләт Советы депутатлары, безнең район белән тыгыз элемтәдә эшләүче Александр Чубаров һәм Алсу Нәбиева бар иде. Депутатлар утырыш алдыннан Карга авылындагы “Әлки” кулланучылар кооперативы һәм Түбән Әлки авылында шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның сәнәгать мәйданында булып, андагы эш барышы белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев