Әлки районына ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов килде
Бүген Әлки районында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советының эшчәнлеге һәм эш нәтиҗәләре белән танышты. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова каршы алды.
Районыбыз мәктәпләренең хәрәкәт активистлары белән сөйләшү ачык диалог форматында узды. “Яшь имәннәр” сәламәтлек лагере базасында узган бу очрашу барышында Тимур Җәүдәтович һәр юнәлешнең эшенә уңай бәя бирде. 2 сәгатькә якын барган күрешүдә яшь әлкилеләр «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесенә төрле кызыклы сораулар да бирергә өлгерделәр. Гади һәм үтә җанлы аралашу һәркемгә истәлекле матур мизгелләр бүләк итте.
Тулырак газетабызның киләсе саннарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев