Әлки районында 25 ноябрьдә бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була
25 ноябрьдә район мәдәният йортында 2025 елга һәм 2026-2027 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була.
Проект районның рәсми сайтында урнаштырылган. Әлкилеләр аның белән танышып, үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен район Советының оештыру бүлегенә (Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 нче йорт) юллый алалар. 21-7-57 телефон номерына шалтыратып та әйтергә мөмкин.
Район Советы бюджет проекты икенче укылышта каралганда, халыктан кергән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак.
Бюджет буен6ча халык тыңлаулары 8.00 сәгатьтә башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев