Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Алдынгылар хәрәкәте”нең 16 беренчел бүлекләре оештырылган

Бөтен ил күләмендә балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештырылып килә. Бу яңа оешма – соңгы вакытта еш кына безнең телгә алынган “Алдынгылар хәрәкәте”.


13 сентябрьдә Балалар иҗат йортында менә шул җәмгыяви-дәүләт хәрәкәтенең район бүлеге Советының беренче утырышы булды. Утырышны Советның тәрбия эшләре буенча рәисе, район башлыгы Александр Никошин алыр барды. 

заседание

Бүгенге көндә район мәктәпләре базасында “Алдынгылар хәрәкәте”нең 16 беренчел бүлекләре оештырылган. Аларда 563 бала теркәлгән. Аеруча активлары дип 68 бала санала. Райондагы әлеге хәрәкәтнең җитәкчесе Анна Вассунова сүзләренә караганда, “алдынгылар” мәктәпләрдә, көллиятләрдә, яшьләр үзәкләрендә, спорт учреждениеләрендә булачак. Сентябрь-октябрь айларында беренчел бүлекләрне белем бирү йортларында гына түгел, ә балалар һәм яшьләрнең социаль өлкәсе учреждениеләрендә дә ачу каралган. 

Яңа хәрәкәт мәктәпләрдә тәрбия эшләре һәм балалар җәмгыяви берләшмәләре белән үзара йогынты ясап эшләү буенча киңәшчеләр булдыруны да күздә тота. Бүгенге көндә район мәктәпләрендә дә дүрт киңәшче билгеләнгән. Районыбызда аның координаторы – Гөлнур Сәгыйтова. Ул белем бирү оешмаларында әлеге вазифаның кертелүе балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә гаять мөһимлеге турында сөйләде. Бездә әлеге киңәшчеләр Базарлы Матак мәктәбендә, Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә, Түбән Әлки һәм Юхмачы мәктәпләрендә билгеләнгән. 

заседание

Директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре, эшчәнлекләрен башлап, 2 сентябрьдә балигъ бумаучыларга рухи-әхлаки тарбиягә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәргән дә инде. 

“Алдынгылар хәрәкәте” активистлары республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә беренче урынны алган. Район башлыгы Александр Никошин аларны аерым билгеләп, рәхмәтләр әйтеп, Мактау грамоталары тапшырырга кирәклеген әйтте. Александр Федорович әлеге хәрәкәтнең тормышыбызга яңа гына кереп килүен билгеләде. “Билгеле, ул шундук үсеш алмас. Совет заманындагы пионерлар хәрәкәте кебек киң колач алсын өчен, күпмедер вакыт узу кирәк. Әмма без анда көннән-көн күбрәк балаларны җәлеп итү өстендә эшләргә тиеш. Тәрбия эшләре буенча киңәшчеләр һәр мәктәптә булу һәм әлеге хәрәкәт оештырылмаган бер белем йорты да калмау зарур”, – диде. 
Тәрбия эшләре буенча Совет урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да белем бирү оешмалары җитәкчеләренең дә әлеге эштә актив катнашырга тиешлегенә басым ясады. “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзалары белән бик күп чаралар, бәйгеләр оештырыла. Балалар анда катнашырга, җиңүләр яуларга бик тә ярата. Аларның сәләтләре буенча кызыксындырырга гына кирәк. Һәм без әкренләп райондагы барлык 1900 дән дә артык баланың “Алдынгылар хәрәкәте”ндә булуларына ирешә алачакбыз”, –  диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев