Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында бакча балалар Җиңү көнендә марш атлаячак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан район үзәге Базарлы Матакта үтәчәк тантаналы парадка әзерлек башланды. Әлеге йөрештә катнашырга тиешле әлкилеләр, осталыкларын камилләштерү өчен, сафка басып, марш атлады.

Районның оешма, учреждение вәкилләре, Базарлы Матак мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларының “Яшь армиячеләр”, “Форпост”, “Ритм” отрядлары, Ленин урамының җәяүлеләр бульварында тезелеп басып, Җиңү көне көенә бер ритмда тантаналы төстә атлады. 

Репетициягә Базарлы Матакның “Ромашка, “Каенкай”, “Төремкәй” балалар бакчасына йөрүче малай-кызлар да килде. Быел парадта алар да катнашачак. Бу хакта безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова сөйләде.

– Без балаларны кечкенәдән үк ватанпәрвәрлек рухында, илебезне ярату мөһимлеген аңлатып, гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек итеп үстерергә бурычлы. Шуңа да Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгән илебез тарихында һәм безнең һәркайсыбыз өчен гаять зур әһәмияткә ия бу тантаналы чарада быел беренче үзгәлек ул – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның парадта катнашуы, – диде ул. 

Районның “Беренчеләр хәрәкәте” бүлеге откан грант акчасына Базарлы Матак балалар бакчалары өчен диңгезчеләр, шәфкать туташлары, махсус билгеләнеш хәрбиләре киемнәре сатып алынган. Мәктәпкәчә яшьтәге бу малай-кызлар парадта шул киемнәрдән атлаячак. 

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сүзләренә караганда, 9 Майда Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узган еллардагыча тантаналы рухта, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп узачак. Шулай да быел сугыш күренешләре күбрәк булыр дип ниятләнелә. 

– Бөек Ватан сугышына багышланган инсталляцияләр быел күбрәк әзерләнәчәк. Алар, колонна белән үткән машиналарда да булып, сугышның башыннан соңгы көннәренә кадәр күзәтелгән вакыйгаларны чагылдырачак. Кешеләр катнашындагы мондый күренешләр Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын аермачык күзаллау мөмкинлеге бирә, – диде Рәсимә Әхәтовна.

Тулаем алганда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган 9 Май тантанасын оештыруга әлкилеләр күп көч куя. Ул матур итеп, хәтерләрдә озак еллар сакланырлык дәрәҗәдә узар дип ниятләнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев