Әлки районында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелмәгән
Язгы каникулларда балалар вакытларын күбрәк урамда үткәрә. Алар сәламәтлекләренә зыян китермәсен өчен, нәрсә эшләргә? Бу хакта без район дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин белән сөйләштек.
– Рәмзил Рәшитович, районыбызда балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелгәне бармы? Борчылырлык сәбәпләргә тукталып үтсәгез иде.
– Быелның беренче өч аенда район территориясендә балалар катнашында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очраклары теркәлмәде. Бу – яхшы күрсәткеч, ләкин алга таба да сак булу соралмый дигән сүз түгел. Алда – язгы каникуллар, балалар күп вакытларын саф һавада үткәрә, велосипедта, самокатта, соңгы вакытта электр самокатларында һәм питбайкларда йөри. Шуңа күрә безнең уртак бурыч – алга таба да бәхетсезлек очраклары булуга юл куймау.
– Соңгы елларда балаларның сәламәтлеге һәм гомеренә электр самокатлары һәм питбайкларның зур куркыныч тудыруы һәркемгә мәгълүм. Тиешле чаралар күрсен өчен, ата-аналар нәрсәләрне белергә тиеш?
–Чыннан да, көннәр җылыну белән урамнарда шәхси хәрәкәт чаралары күп күренә башлый. Электр самокатлары, монотәгәрмәчләр – болар барысы да, һичшиксез, балаларда зур кызыксыну тудыра. Ләкин шуны аңлау мөһим: алар уенчык түгел, ә чын транспорт чаралары, димәк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл белү сорала. Питбайк һәм квадроциклларда йөрүчеләр аеруча борчу тудыра. Кызганыч, кайбер ата-аналар, нәтиҗә турында уйламыйча, аларны балаларына сатып ала. Гомуми файдаланудагы юлларда йөртү таныклыксыз һәм тиешле әзерлексез мондый техника белән идарә итү катгый тыела. Бу – баланың үзе өчен дә, тирә-юньдәгеләр өчен дә куркыныч.
– Балалар һәм ата-аналар нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә тиеш?
– Барыннан да элек, төп таләпләрне исегезгә төшерәм: 14 яшькә кадәрге балалар бары тик тротуарларда, җәяүлеләр һәм велосипед юлларында, шулай ук куркынычсыз урыннарда – паркларда, скверларда, спорт мәйданчыкларында гына велосипедта йөри ала. Гомуми файдаланудагы юлларга алар чыгарга тиеш түгел.
Юл аша җәяүлеләр кичүе буенча исә, велосипед һәм самокатны янәшәңдә тотып барып, җәяү чыгарга кирәк.
Электр самокатны 14 яше тулганнар гына файдалана ала. Шул ук вакытта тизлек режимын сакларга, җәяүлеләр кичүеннән йөреп чыгарга кирәклеген истә тоту мөһим. Гомуми файдаланудагы юлларда питбайк, квадроцикл һәм башка мототехникада йөрергә ярамый. Моның өчен махсус ябык мәйданчыкларга яки машиналар йөргән юлдан ерактагы трассаларга барырга кирәк.
Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – ата-аналарның барысын да белеп, күреп торулары зарур. Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга кагыйдәләрне аңлатыгыз. Һәм, һичшиксез, яктылык кайтаргыч элементларны тәүлекнең караңгы вакытында кулланыгыз – бу гомерне саклап калырга мөмкин.
– Ял алдыннан балалар һәм ата-аналарга теләкләрегез?
– Язгы каникул ул – ял һәм шатлык вакыты. Мин барлык балаларның исән-имин булуларын, ә ата-аналарга сабырлык һәм игътибарлылык телим. Онытмагыз: юл ялгышуны кичерми. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев