Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында Билгесез солдат көненә багышланган митинг узды

Мәрмәр ташка уелган әлеге сүзләр район үзәгендәге Азат итүче сугышчы һәйкәле янында кабат яңгырады.

Чөнки 3 декабрьдә, Билгесез солдат көнендә, мәктәп укучылары, авыл хуҗалыгы көллияте студентлары, учреждение, оешма хезмәткәрләре, гомумән, Ватан тарихына, аның өчен гомерен фида кылучылар язмышына битараф булмаучы һәркем катнашында тантаналы митинг узды. 

Чарага җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул, батырлыклар кылып, тыныч тормыш бүләк иткән исемсез каһарманнарны онытмау ни өчен мөһим булуы турында сөйләде. 

–Һәр билгесез солдат ул – кемнеңдер улы, абыйсы, әтисе. Әлеге хәтер көне ул үткәнгә хөрмәт кенә түгел, ул безне бүген җаваплылыкка өйрәтә. Шуңа да районыбыз кешеләре – олымы ул, кечеме, бар акцияләрдә катнаша: мәктәп укучылары да, хезмәткәрләр дә, лаеклы ялдагылар да махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар йөк җибәрә, Донецк һәм Луганск халык республиклары халкына ярдәм итә. Болар барысы да элеккечә Ватанны яратуның, бердәмлек рухының дәвамы, – дип ассызыклады Александр Федорович. 

Митингта катнашучылар алдында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, районның ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, махсус хәрби операциядә катнашкан Сергей Гнеденков чыгыш ясады. Алар яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыкладылар, Җиңүнең нинди зур югалтулар бәрабәренә яулануын искә алдылар, бүгенгене тиешенчә бәяләр өчен, тарихны белү ни дәрәҗәдә мөһим булуына басым ясадылар. 

Һәм менә беразга вакыт тукталды: сугыш кырында мәңгегә ятып калган һәркемгә дә хөрмәт күрсәтү йөзеннән, бер минут тынлык игълан ителде. Аннары һәйкәл баскычына һәм Мәңгелек ут янына ал төстәге тере канәфер чәчәкләре салынды һәм веноклар куелды. 

Билгесез солдатлар алар – сугыш кырыннан кайтмаган безнең якташларыбыз да. Район кешеләре Мәңгелек утка чәчәкләр куйганда, исемсез каһарманга түгел, ә чынлыкта, туганнары бүгенге көнгә кадәр каберен таба алмаган күрше авылы егетенә хөрмәтен  күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев