Әлки районында яшь гаиләгә торак сатып алу өчен, социаль түләү алуга хокук турындагы таныклык тапшырылды
Чираттагы “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин яшь гаиләгә – Николай һәм Лилия Тарынчевларга, торак сатып алу өчен, социаль түләү алуга хокук турындагы таныклык тапшырды.
Әлеге мөмкинлек “Россия гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасында каралган.
Гаилә учагын саклаучы Лилия Илдус кызы сөйләвенә караганда, алар берничә ел вакытлыча бирелүче фатирда яшәгән. Ире Николай Тарынчевның махсус хәрби операциядә катнашуы да үз өеңне булдыру хыялын чынга ашыру мөмкинлеген артка чигергән.
Хәзер, таныклык тапшырылганнан соң, гаилә уңайлы һәм бәхетле тормыш өчен бар шартлар булдырылган үз йортларында яшәячәк. Ни генә дисәң дә, үз куышың ул – киләчәккә планнар корып, алга бару өчен нигез.
Лилия Тарынчева – мал табибы – ветеринар лабораториядә серолог вазифасын үти. Әмма бүгенге көндә аның төп һөнәре – ике баланың әнисе һәм иренә тугры хатын булу.
Николай Тарынчев хәрби бәрелешләрнең беренче көненнән үк махсус хәрби операциядә катнаша. Ул, айлар буе өеннән еракта булып, алдына куелган бурычларны үти. Николай хәрби йөкләмәләрне, батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп, намус белән башкара.
Бу көннәрдә ул кыска вакытлы ялга кайткан. Сертификатны алырга ул хатыны белән килгән, аны кулларында алар икәү тотты. Сугышчының ялы кыска булса да, анда шатлык мохите: янәшәсендә сөйгәне, шат йөзле балалары, үз йортыңда яңа хыяллар белән яшәү өмете…
Ватанны саклаучылар көне алдыннан бу хәрби хезмәткәр үрнәген тәкъдим итү – янәшәбездә чын каһарманнар булуын искәртү. Ил үз сугышчыларын котларга әзерләнгәндә, Николай безнең тынычлык өчен үз бурычын үтәүне дәвам итә. Аңа һәм бүгенге көндә Ватанны корал белән саклаучы һәркемгә без чиксез рәхмәтле.
Күптән көтелгән таныклыкны тапшырганда, Александр Никошин Ватанны саклаучылар гаиләләрен кайгырту – хөкүмәтнең иң өстенлекле бурычы булуына басым ясады.
– Үзегезгә күпне күрергә туры килгән, әмма сез иң мөһимен – бер-берегезгә мәхәббәтне һәм ышанычны саклагансыз. Яңа йорт ул – тормышыгызның яңа баскычы. Анда бәхет, шатлык булсын, балаларның шат авазы яңгырасын, зур һәм дус гаиләдә тагын ул, кызлар тусын. Тынычлык, иминлек һәм җиңү телим, – дип, теләкләрен әйтте Александр Федорович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев