Әлки районында яшәүче мошенникларга 360 мең сум күчергән
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче мошенникларга 360 мең сум күчергән

Татарстанда 25 яшьлек хатын-кыз сыер алам дип, мошенникларга 360 мең сум күчергән

 

Әлки районында 25 яшьлек хатын-кыз эре мөгезле терлек сатып алам дип,интернет-мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтында эре мөгезле терлек сату турындагы белдерүгә юлыккан. Килешү турында сөйләшеп, ул сатучыга 360 мең сум күчергән. Акча алганнан соң ир-ат элемтәгә чыгудан туктаган, ә сыер булачак хуҗасына китерелмәгән. Полиция җинаятьчеләрнең номерлары Мәскәүдә теркәлгәнлеген ачыклаган. Мошенниклык турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.


Нет комментариев