Әлки районында Йөкле хатын-кызлар көнен бәйрәм иттеләр
Календарьда һөнәрләргә, социаль вазифаларга һәм хәтта хисләргә багышланган даталар күп.
Алар арасында аеруча дулкынландыргыч, әмма әле күпләр белмәгән бәйрәм – Йөкле хатын-кызлар көне бар. Хатын-кыз тормышындагы үтә дә әһәмиятле һәм шатлыклы мизгелләргә багышланган бәйрәм 2022 елда уйланылды һәм ул хәзер елга ике тапкыр – 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләнә. Ул – ата-ананың катлаулы юл үтүен искәртү булып тора.
Сабыйлы булырга әзерләнүчеләргә игътибар бала туу йортында гына тудырылмыйча, авырлы һәр хатын-кызга хөрмәткә нигезләнгән мөнәсәбәтнең көн саен күрсәтелергә тиешле уртак эш булуын искәртеп, 3 октябрьдә ЗАГСның район бүлегендә тематик чара оештырылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова әниләрне алда күрәчәк шатлыклы көннәре белән котлады. Ул бүгенге көндә дәүләт өчен гаилә, ана һәм бала мәсьәләләренең өстенлекле булуын ассызыклады.
– Йөкле хатын-кыз – гүзәл ул! Ул миллләтебез өмете, безнең киләчәк. Без һәр гаиләнең дәүләт һәм җәмгыять ярдәмен тоюын телибез. Әлеге бәйрәм – булачак әниләр өчен үз хокуклары турында күбрәк белү мөмкинлеге ул, – дип билгеләде Мария Андреевна.
Район үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Галина Шәрәфиева җыелучыларга, йөклелек яхшы узсын өчен, үз сәламәтлегеңне һәм сабый иминлеген ничек кайгыртырга кирәклеге турында киңәшләрен бирде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина яңа туган сабыйны теркәү мөмкинлекләренә тукталды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре – психолог Гөлнара Шаһивәлиева һәм гаилә белән эшләү белгече Наталья Бухарова ананың бала тудыруга рухи әзерлеге һәм бу шатлыклы вакыйгадан соңгы гаилә тормышы турында сөйләде.
Беренче чиратта, ата-аналарга бала тууын гражданлык хәле актларын язу хезмәтләрендә теркәргә, бар дәүләт түләүләрен рәсмиләштерергә һәм сабый өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисын алырга кирәк. Медицина хезмәтләре һәм бала тудырганнан соң, тикшеренүдән дә баш тартмау мөһим. Уңайлы булсын һәм вакытны сарыф итмәс өчен, ата-аналарга таләп ителгән хезмәтләрне алуга гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирү мөмкинлеге дә бар.
Район мәдәният йорты солисты Вадим Никошинның җыр бүләк итүе бәйрәмгә ямь өстәде.
Йөклелек ул – шатлыклы вакыйга һәм шул ук вакытта җиңел булмаган чор да. Билгеле, һәр булачак әнинең үз тәҗрибәсе. Кемнәр өчендер әлеге тугыз ай – тормышындагы иң рәхәт мизгелләр, ә икенчеләрнеке ул бик авыр уза. Булачак әниләр йөклелек чорында “нинди бала туар”, “ул ничек үсәр” һәм “кем булыр”, дип хыялланулары турында сөйләде. Баланы ничек карарлар, нәрсә ашатырлар, ул йомшак холыклы, яхшы кеше булып үссен өчен, ничек тәрбияләрләр – әниләр боларның барысы турында да уйланулары турында әйтте.
Хатын-кызлар йөклелек турында мәгълүматны никадәр күбрәк белсә, баланы шулкадәр җиңелрәк тудырачак, сабый да тиешенчә үсеш алачак, дип ышана чараны үткәрүчеләр.
Бәйрәмне алып баручы Гөлфирә Нургалиева әйтеп үткәнчә, баланың беренче көненнән башлап, ана сабый тормышы, аның беренче елмаюлары, күз яшьләре, хәрәкәтләре белән яши башлый. Әни балага бик кирәк. Бу – тормыш мәгънәсе. Аның сүзләрен Колчурино авылыннан килгән, өч баласы булып, дүртенчесенең тууын көткән Людмила Ензаева дәвам итте.
– Хатын-кыз йөрәге астында яңа тормыш яралу ул – иң зур могҗиза, ә яңа туган сабыеңның исен тою – иң зур бәхет. Сезгә һәркайсыгызга да йөклелекне шатлык белән күтәрүегезне телим. Тормышта борчулар була да, бетә дә, әмма сабый тууын көтү ул – хатын-кыз гомеренең иң матур чоры. Сезгә бәхет, сәламәтлек, мәхәббәт, баланы җиңел тудыруны, исән-сау сабый, гаиләгезгә тынычлык телим, – дип, теләкләрен ирештерде ул.
Бәйрәмдә икенче һәм өченче баласы тууын көткән әниләр дә бар иде. Ани Мавсесян һәм Гөлфинә Шәвәлиева бала тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Балага тормыш бүләк итү сәләте ул – Аллаһы могҗизасы, ә бала – Аңардан иң зур бүләк. Булачак әниләр, әлеге бүләк тормышыгызны бәхетле итсен. Сезгә тынычлык, үзегезне яхшы хис итүегезне, күңелегез күтәренке булуын, якыннарыгыз ярдәмен, яратуын тоеп яшәвегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев