Әлки районында куркыныч хәлләргә җирлек калмасын
Бүген, 20 апрельдә гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Балакирев алып барды. Аның эшендә авыл җирлекләре башлыклары, төрле учреждение, предприятие вәкилләре катнашты.
Алда торган май бәйрәмен, Бөек Җиңү көнен, Корбан гаетен имин үткәрү мәсьәләләре буенча район электр челтәрләре җитәкчесе Денис Хафизов, газ бүлү оешмасы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Азат Шакиров чыгыш ясадылар. Алар алда торган бәйрәм көннәрен хәвеф- хәтәрсез үткәрү уңаеннан предприятие коллективларының көчәйтелгән режимда эшләүләрен атап үттеләр.
Татарстанда 25 апрельдән 11 майга чаклы янгынга каршы чор дип игълан ителде. Район янгын сүндерү часте җитәкчесе Александр Колос һәм Спас һәм Әлки районнары буенча дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчесе Радис Инсапов авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урман хуҗалыклары җитәкчеләре алдында торган бурычларны атадылар.
Әлки урманчылыгы җитәкчесе Евгений Мулинов район урманнарын янгыннан саклау йөзеннән башкарылган эшләре, алда торган бурычлары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев