Әлки районында “Куркынычсызлык каешын эләктер” профилактик чарасы үтте
Районда 28 майдан 10 июньгә кадәр “Куркынычсызлык каешын эләктер” профилактик чарасы үтте.
Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.6 маддәсе буенча 54 беркетмә төзегән. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Рәмзил Вәлиуллин хәбәр итә.
Тагын бер тапкыр искә төшерәбез: РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пунктына ярашлы рәвештә, куркынычсызлык каешларын йөртүче үзе дә эләктерергә, юлчыларыннан да шуны ук таләп итәргә тиеш. Әлеге кагыйдәне бозган өчен, йөртүчегә – 1500 сум, юлчыга 500 сум штраф каралган.
Шуны да онытмагыз: куркынычсызлык каешы башка кагыйдәләрне үтәгәндә – тизлек режимын саклаганда, куркыныч маневрлар ясамаганда, исерек килеш рульдә бармаганда нәтиҗәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев