Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында мошенниклардан зыян күрүләрнең саны сизелерлек артты

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләренең бурычы – гражданнарның тынычлыгын, иминлеген саклау, җирлегебездә җинаятьләр һәм хокук бозуларга каршы көрәшү.

14 гыйнвар көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының (РЭЭМ) Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин район башлыгы Александр Никошин катнашындагы җыелышта узган елгы нәтиҗәләр буенча отчет тотты. 

–     Безнең бүлек 2024 елга куйган бурычларын тулысынча үтәде, җирлегебездә ел дәвамында нинди генә зур чаралар уздырылмасын, барысы да тыныч-имин үтте, дип әйтергә тулы хокукыбыз бар, – дип башлады ул чыгышын. – Ләкин төрледән-төрле җинаятьләр туып һәм булып тора. Төгәл саннарга һәм фактларга күчик: 2024 елда 89 җинаять теркәлде (аннан алдагы елда – 90). Алдакчылардан (мошенник) зыян күрүләрнең саны сизелерлек артты: ике елны чагыштырганда,  8 дән 33 кә җитте. Шул ук вакытта банк счетларыннан, карталардан акча урлаулар бөтенләй булмады. 2023 елда ул 9 иде. Суд җаваплылыгына тартылган җинаятьләр саны да кимеде. Ә менә IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр, ягъни компьютер мәгълүматларына хокуксыз керүләр көннән-көн үсү ягында: 19 дан 39 га менде. 

Утлы корал куллануга бәйле җинаятьләр булмаса да, мондый коралны законсыз рәвештә алу һәм бирүнең 2 очрагы теркәлеп, берсе суд карамагына җибәрелде.

Районыбызда наркотик һәм психотроп матдәләр белән агулану очраклары теркәлмәде, ләкин наркотикларга бәйле 2 җинаять ачыкланды,–дип санап үтте ул. 

Алга таба юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре, ел дәвамындагы һәлакәтләргә тукталды.

Бүгенгесе көндә бүлекчәдә, гомуми алганда, 12 хезмәткәр җитмәвенең зур авырлыклар тудыруын да искәртте Ришат Ринатович.  
Төп чыгышны бүлекчә җитәкчесе урынбасары Ринат  Зыятдинов, полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләре җитәкчесе Рафаэль Әбелхановлар да  тулыландырды.

Сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде. Бүлекнең эшчәнлегенә уңай бәя биреп, гадәттәгечә, кирәкле, төпле киңәшләрен дә әйтеп узды ул:

– Кайсы тармакны, нинди чараны алсаң да, сезнең ярдәм бик мөһим. Кадрлар мәсьәләсендә кыенлыклар кичерсәгез дә, ике кешелек эшне берәү башкарырга туры килсә дә түзәсез, тырышасыз. Санап үтелгәннәрдән тыш тагын бер мәсьәләгә аерым игътибар кирәк. Ул да булса – эмигрантлар мәсьәләсе. Районыбызга килеп урнашкан, исәптә торган һәр чит ил вәкиле күз угында булырга тиеш һәм аның эшләве дә мөһим. Берәр тармакта эшлиме, үзмәшгульлек белән шөгыльләнәме – анысы артык әһәмиятле түгел,– диде Александр Федорович. Райондагы демографик  хәл, алда торган сайлаулар мәсьәләсе буенча да үз теләк-киңәшләрен җиткерде ул. 

 Җыелыш азагында Эчке эшләр бүлекчәсенең алдынгыларын билгеләп үттеләр. 

Дежур часте полиция йөртүчесе, кече сержант Самат Гайнетдинов, ЮХИДИ бүлеге инспектор-белгече Алсу Вәлиевалар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Җинаятьләрне эзәрлекләү бүлекчә җитәкчесе, полиция майоры Марат Галимов, вакытлыча тоту изоляторы җитәкчесе, полиция капитаны Илнар Сибаев, анализлау, планлаштыру һәм мәгълүмат белән тәэмин итү төркеме өлкән инспекторы, полиция майоры Люзия Гайнетдинова, миграция пунктының паспорт-виза хезмәте белгече Руфинә Мөхәммәтҗановалар  РЭЭМ ның Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллинның Рәхмәт хатларына ия булдылар.
 Миграция пункты паспорт-виза хезмәтенең тагын бер  белгече Ирина Сөнгатованы да тулы коллектив алдында туган көне белән тәбрик иттеләр.

Еллык эшкә анализ ясалды, яңа максат һәм бурычлар билгеләнде: җиң сызганып эшкә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев