Әлки районындагы юл һаләкәтендә кеше гомере өзелде
4 августта администрациянең актлар залында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте.
Аны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Ханбиков алып барды.
Җыелуның сәбәбе 31 июльдә кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте иде. Искә төшереп үтәбез: фаҗига Базарлы Матак - Мамык юлының 21нче чакрымында көндез була. Анда “ВАЗ 219020” автомобиле белән “Лада ISKRA” бәрелешә. Беренчесенең рулендә 1968 елгы хатын-кыз булып, кагыйдәне боза: төп юлдан килүче машинага юл бирми. Бу әлеге ханымның һәлак булуына һәм 1969 елгы икенче йөртүченең, ике юлчының: 1969 елгы хатын-кыз һәм 2015 елгы яшүсмернең имгәнүләренә китерә.

Утырышта карау өчен куелган беренче мәсьәлә – юл һәлакәтенә китергән сәбәпләр буенча Дәүләт автоинспекциясенең Әлки бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты Риназ Җиһаншин чыгыш ясады. Ул иң элек килеп туган фаҗига, йөртүчеләр, имгәнүчеләр турында сөйләде. “ВАЗ 219020” автомобилендәге һәм юлчы итеп 11 яшьлек кызчыкны утырткан ханымның Тольятти шәһәрендә яшәп, Казанга юл тотуы булган. Ә төп юлдан килүче ир-ат Нурлат шәһәреннән икән. Рульдә 14 һәм 16 ел йөргән бу йөртүчеләрнең күп тапкырлар (беренчесе – 58, икенчесе – 34) юл кагыйдәләрен бозулары да ачыкланган. Риназ Рафик улы юлның әлеге өлешендә бар юл билгеләре дә урнаштырылуын, күз күременең яхшы булуын әйтте.
Фаҗига көндезге 12.00 дә булса, хәбәр шул минутларда ук район үзәк хастаханәсенә дә җиткерелә.
Һәм ашыгыч ярдәм машинасы тиз арада килеп тә җитә. Бу хакта район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев чыгыш ясады. Тиешле ярдәм күрсәтелүгә карамастан, йөртүче ханым хастаханәдә җан бирә. Бик нык имгәнгән кызчык Казанның республика клиник хастаханәсенә озатыла. Бүгенге көндә дә аның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә. Ә икенче йөртүче һәм аның юлчысы яшәү урыннары буенча озатыла.
Юллар торышы буенча чыгыш ясаган “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки бүлеге җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин да трассаның төзеклеге турында әйтте.
Комиссия әгъзәләре һәлакәткә китерүче сәбәп – кешенең үзенә бәйле, шулай да кабат мондый куркыныч хәлләр күзәтелмәсен өчен, биредә юлга тавышлы сызыклар сызарга кирәк дигән фикерне җиткерделәр. Нәтиҗәдә, утырышка йомак ясалгач, күтәрелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев