Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының 95 еллыгы бәйрәм ителде

Узган шимбәдә районның зур юбилее билгеләнде. Бу көнне әлкилеләр Базарлы Матакның Үзәк паркына җыелды һәм, 30 нчы елларга әйләнеп кайтып, тарихны барлады. Үткән белән бүгенгене чагыштыра, үзгәрешләрне бәяли алды.


Ирешелгән уңышта һәркемнең өлеше бар
Бәйрәмне ачкан район башлыгы Александр Никошин да, горурланып, җирлегебез үсеше турында сөйләде. 

–     Илебез, республикабыз һәм районыбыз, авылларыбызның йөзе үзгәрә. Алар, махсус программалар гамәлгә кертелгәнгә, тормышка ашырыла. 15-20 ел элек районга бер яңа мәдәният йорты ачылса, без бик шатлана идек. Ә соңгы елларда дистәләгән урында төзелеш бара. Быел да 24 объектны кулланылышка тапшыру максаты куелды. Шуларның 10 нан артыгы ачылды да инде. Үзгәрешләрдә үзара салым акчасының да әһәмияте зур. Бу программа нигезендә безгә соңгы 5 елда 80 миллион сумнан артык акча күчерелде. Үзебез 20 миллион сумнан артык акча җыйдык. Шулай бергә, бердәм булганда гына, уңышларны күрергә мөмкин. 14 сентябрьдә үтәчәк сайлауларда да без һәркайсыбыз катнашсак, тавышыбызны биреп, киләчәгебезгә битараф түгеллегебезне күрсәтсәк яхшы, – диде ул һәм, райондашларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен ирештерде. 

Котлаулардан соң сәхнәгә бер-бер артлы сәнгать осталары күтәрелде. Район мәдәният бүлеге җырчылары, милли коллективлар үз иҗатлары белән бәйрәм кәефе булдырды, килгән халыкны җырлатты да, биетте дә.

Вакытта туктап калган тарих

Кемнәрдер җыр тыңлады, икенчеләр күргәзмәләрне карады. Анда 30 нчы елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр райондагы мөһим вакыйгаларны күз уңыннан үткәрү мөмкинлеге булдырылган иде. 
Иң кызыклы экспонатлар, билгеле, Базарлы Матактагы С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда тупланган. Шактые бәйрәм кунакларына да күрсәтелде. 

–    Менә монысы – 88 нче елгы район картасы. Бүгенге көндә юкка чыккан авыллар да бар монда. Шул елларда гөрләп эшләгән колхозлар күрсәтелгән, – дип сөйләде музей җитәкчесе Алинә Хәлиуллина. 

Янәшәдә генә фотосурәтләрдән стенд әзерләнгән. Аңа “Вакытта тукталган тарих” дип исем куелган. Биредә колхоз җыенына килүчеләр сурәте дә эленгән, янәшәдә укытучылар төркеме дә, кечкенә тракторга утырып, җир эшкәртүче яшь ханым да бар...

“Әлки районының бүгенгесе һәм үткәне” дигән исем астында Борискино мәктәбе дә күргәзмә әзерләгән. Әнә элеккеге чылбырлы трактор рәсеме куелган. Аңа уру һәм бөртекне машинага салу җайланмасы тагылган. Шулай берьюлы берничә эшне башкарырга туры килгән... Аерманы күрегезче, дигәндәй, бүгенге көн оешма-предприятиеләренең эш барышы мизгелләре күрсәтелгән. Бөтенләй башка эш алымнары, техника... 

Күпләр район үзәк китапханәсе әзерләгән күргәзмә янында да туктады. Чөнки җирлек ул, беренче чиратта, кешеләре белән данлыклы. Биредә якташларыбызның иҗаты, уңышлары күрсәтелгән иде. 

Район үсешендә үзеннән зур өлеш кертүче мәктәпләребез дә чарадан читтә калмаган. Алар, нигездә, бүгенге көн, хәзерге уңышлар турында сөйләде. Түбән Әлки мәктәбе махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызга гадәттә юллаган үлән чәйләрен алып килгән, Чуаш Кичүе мәктәбе экологик юнәлеш буенча эшләп яулаган җиңүләрен күрсәтте, ә Юхмачы мәктәбе хезмәткәрләре чик сакчылары отряды башкарган эшләр турында сөйләде. Шул ук вакытта балалар өчен мастер-класслар да үткәрелде. Кемнәрдер “Минем туган ягым” темасына рәсем ясаса, икенчеләр кәгазьдән район гербын әзерләде.
Менә шулай 9 августта районыбыз тарихының тагын бер бите ябылып, икенчесе ачылды. Анда бары уңышлар, шатлыклы вакыйгалар гына язылсын. Теләкләр исә шул иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев