Әлки районы Сабан туе шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу белән бәйләнгән
Тантаналы өлеш исә һәрвакыт мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең, балалар төркемнәренең матур чыгышы белән ачыла.
Быел ул аеруча милли төсмер алган.
Чөнки ул бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу белән бәйләнгән. Без мәйданда Шүрәлене дә, балтасын тоткан Былтырны да, тарагын югалткан Су анасын да күрәбез, гореф-гадәт, йолаларыбыз күренешләрен дә карыйбыз.
Күбәләкләргә әйләнгән кызчыклар исә бию хәрәкәтләре белән шагыйрьнең “Бала белән күбәләк” шигырен исебезгә төшерә. Ә “Бәйрәм бүген!” җыры яңгыраганда, күңелләр җилкенми калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев