Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Әлки хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире хатын-кызларны бәйрәм белән котлый

8 Март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әлки районындагы барлык нәфис затларны шул күркәм бәйрәм белән кайнар котлыйм!

  Безнең хатын-кызларыбыз нинди генә тармакта эшләмиләр. Кайда гына хезмәт куйсалар да, алар, үз эшләрен аеруча бер төгәллек, тырышлык , зур җаваплылык, пөхтәлек белән җиренә җиткереп   эшләп чыгачаклар. Ә бит хатын-кызларыбызның эш вазыйфалары әйтеп бетергесез. Алар хезмәт урынында да , гаиләдә дә күпме эш башкаралар- гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү, йөрт-җирне карау- бик күп алар , әйтеп бетергесез.Боларга билгеле күп көч тә, күп хезмәт тә , күп тырышлык та кирәк. Әмма никадәр генә сабыр, түзем, уңган, тырыш, хезмәт сөючән булсалар да хатын-кызларыбыз да, яхшы мәгънәдә, үзләрен көчсез зат итеп тоя алсыннар иде.Һәр асыл затыбызның янәшәсендә тормыш авырлыкларын үз өстенә алырлык , җил-яңгырлардан сакларлык, зил-зиләдән ышыкларлык , кирәк вакытта үзенең киң җилкәсен куярлык , бәхетле матур минутлар бүләк итәрлек- ышанычлы ир-егете булсын иде.

   Апалар, туташлар, әниләребез һәрчак сау-сәламәт  булсыннар иде дип чын күңелемнән телим.Алар якыннарының кайгыртуын, яратуын тоеп яшәсеннәр иде, бик бәхетле итеп үзләрен хис итсеннәр иде. 8 Март бәйрәмендә генә түгел, һәр көнне, якыннарыгызның кайгыртуын , яратуын тоеп яшәсәгез иде сөекле хатын-кызларыбыз!

Азат Низамиев,

«Әлки хәбәрләре» газетасы баш мөхәррир-җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев