“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә быелның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды
456
0
19 июльдә “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясендә быелның икенче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Анда редакциягә язылу квитанцияләре күчермәләрен юллаган 283 абунәче катнашты.
Лотерея уены бәйсез эксперт – район китапханәчесе хезмәткәре Алсу Низамова катнашында узды.
11 абунәче кыйммәтле бүләкләр иясе булды. Уен нәтиҗәләре буенча термосны – Иске Карамалы авылында яшәүче Әлфия Әһлетдинова, чәйнекне – Сиктермә авылыннан Валентина Королева, чәй сервизын – Иске Салманнан Разия Сафина, почта тартмасын Иске Матактан Ираида Кудряшова отты. Иске Матакта гомер итүче тагын бер бәхетлегә – Наҗия Лебедевага да тырма чыкты. Югары Кәчидән булган Ирина Антонова – себерке, шлангыны Борискинодан Светлана Родионова алачак. Кәстрүлне исә Базарлы Матакта яшәүче Фазыл Шәмсетдинов отты. Шулай ук Чуаш Борнаеннан Надежда Емелюкова – казанлы, Каракүлдән Виктор Головин дрельле булды. Ә төп приз – чапкыч-триммер Базарлы Матакта яшәүче Чулпан Сәлаховага чыкты.
Бар бәхетлеләрне дә котлыйбыз һәм яраткан газетага тугрылыклы булып калулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук зур рәхмәтебезне акция иганәчесенә – эшмәкәр Айрат Гатауллинга да җиткерәсебез килә.
Бәхетле билет хуҗаларын, призларны алу өчен, эш көннәрендә иртәнге сәгать 8.00 дән 16.00 гә кадәр Базарлы Матак авылы, Ленин урамы, 1 нче йорт адресы буенча “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенә килергә чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев