Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире хезмәттәшләрен Матбугат көне белән котлый.

19 май – Матбугат көне: Татарстан журналистларының, мөхәррирләр, нәшрият, типография хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, өлкән буын ветераннарыбыз, хәбәрчеләребез, массакүләм мәгълүмат чаралары дөньясы белән бәйле райондашларыбыз!
Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән ихлас котлыйм. Вакытлы матбугат үсешенә керткән өлешегез, һөнәрегезгә булган тугрылык һәм  үтә җаваплылык хисе тоеп эшләвегез, дөрес, кирәкле  яңалыкларны вакытында укучыга җиткерергә тырышуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Алга таба да иҗат чишмәләрегезнең саекмавын, кыю идеяләр, матур хыяллар белән яшәвегезне телим.
Материалларыбыз, язмаларыбыз һәрвакыт актуаль, гадел булып, һәр йортта көтеп алынсын, тугры укучыларыбыз артып торсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев