Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” район газетасына язылучылар арасында лотерея уйнатылды

“Әлки хәбәрләре” район газетасы һәр язылу кампаниясе нәтиҗәләреннән соң, бар таләпләрне үтәп, уенда катнашкан әбунәчеләре арасында лотерея уйната.

20 гыйнварда редакциядә чираттагы уен үткәрелде. Бу юлы газета укучыларыбыз “Әлки хәбәрләре”нә язылуларын раслаган 330 дан артык квитанция күчермәсен юллады. Уенда газетага 6 айга язылучылар катнашты. 

Барлыгы 12 приз уйнатылды, алар арасында төп бүләк – электр иттарткычы иде. 

Кар көри торган көрәк Базарлы Матакта яшәүче Рафаэль Ибәтуллинга чыкты, икенче көрәкнең иясе Иске Камканыкы Әнисә Низамова булды. Идән үлчәвен – Апактан Рәмзия Хәбибуллина, пычкыны – Чиябаш авылыннан Резидә Хәйруллина, термосны – Базарлы Матактан Сәлихҗан Насыйбуллин, электр чәйнеген – Базарлы Матактан Фәүзия Зәйдуллина, үтүкне – Базарлы Матактан Нурия Дәүләтшина, киез итекләрне – Татар Борнаеннан Илмир Хәлилов, тостерны – Югары Әлморзадан Азат Зарипов, “Кукмара” табасын Базарлы Матактан Фәрид Нигъмәтҗанов отты. Электр бораулагычны Карамалы авылында яшәүче Илнур Сәлаховның алып китәчәге ачыкланды. Төп приз – электр иттарткычын уйнатканда, Борискино авылында яшәүче Валентина Арнаковага бәхет елмайды. 
Әлеге әбунәчеләребезне котлыйбыз һәм редакциягә килүләрен көтәбез. Аларга бүләкләр эш көннәрендә бирелә. Моның өчен паспортны күрсәтү генә сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев