Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлкиле 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм

Әлки районы прокуратурасы 35 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.


Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 нче маддәсе 2нче бүлегендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты (исерек хәлдә булган, әлеге Кодексның 264 маддәсенең икенче, дүртенче яки алтынчы бүлекләрендә каралган җинаятьне исерек хәлдә кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан автомобиль белән идарә итү).

Мәхкәмәдә билгеләнгәнчә, 2025 елның 19 апрелендә гаепләнүче, элек тә, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, административ җәзага тартылган килеш, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты таләпләрен бозып, Әлки районының Базарлы Матак авылы урамында “Лада Приора” маркалы автомобиль белән йөрүен дәвам иткән. ЮХИДИ хезмәткәрләренең патруль автомобилен күргәч, ул алардан качарга омтыла.


Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.  Мәхкәмә, барлык шартларны исәпкә алып, аңа 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм  250 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, ә автомобиле дәүләткә алынды.
Мәхкәмә карары канун көченә керде.

Луиза Хәйруллина, район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев