Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар авылында “Милли хәзинә” дип исемләнгән фолк-батл үтте

Бүген, 12 апрельдә, Алпар авылы мәдәният йортында “Милли хәзинә” дип исемләнгән фолк-батл үтте.

Аны район мәдәният бүлегенең Карамалы кусты мәдәният хезмәткәрләре әзерләде. Ул аларның  “Татнефть” хәйрия фонды оештырган грант конкурсында катнашып, җиңү яулавы белән бәйле.  Чара әлеге проектны тормышка ашыру кысасында узды һәм  татар халкының гореф-гадәтләрен, халык җырларын, бәйрәмнәрен искә алуга багышланган инде. 
“Милли хәзинә” фолк-батлында ике команда катнашты. Берсе 50 яшьтән өлкәннәрдән төзелеп, “Мирас” дип аталды. Икенчесендә Алпар мәктәбе укучылары катнашты һәм аңа “Хәзинә” дип исем бирелде. 
Командалар татар йоласыннан күренешләр, милли уеннар күрсәттеләр,  халык җырларын башкардылар, әкиятләр белүдә ярыштылар, үзләре такмаклар чыгарып, җырлап та бирделәр. 
Нәтиҗәдә, укучылардан төзелгән “Хәзинә” командасы җиңү яулады. Аларга һәм бәйгедә бар катнашучыларга да Мактау грамоталары, милли бизәк төшкән блокнот һәм ручка, татлы күчтәнәчләр таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев