Апак авыл мәдәният йортында «Наркотиксыз тормыш» акциясе узды
Республиканың «Наркотиксыз тормыш» антинаркотик айлыгы кысаларында Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәгълүмати акция оештырды.
Авыл халкына наркоманияне профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән буклетлар таратылды.
Әзерләнгән материалларда наркотик матдәләрнең зыяны, аларның кеше организмына һәм тирә-юньгә үтеречле тәэсире турында мөһим мәгълүматлар бар иде. Наркоманиянең гаиләгә китергән куркынычы, аның җинаятьчелек белән бәйләнеше һәм хокукый нәтиҗәләре аерым билгеләп үтелде.
Акциянең максаты — наркотиксыз тормышның ирек, сәламәтлек һәм киләчәк икәнен тагын бер кат искә төшерү. Мондый чаралар үз сәламәтлегенә җаваплы караш тәрбияләүдә һәм яшьләрне зарарлы гадәтләрдән саклауда мөһим роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев