Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат чабышлары Уявның дәрәҗәсен күтәрде

Уяв бәйрәменең төп тантанасы узган мәйдан белән янәшәдә, инвестор, меценат “Иван Казанков” исемен йөртүче ипподромда ат ярышлары башланды.

Бәйгене җиде төргә бүлеп үткәрделәр.Күп ярышлар Орлов токымлы атлар катнашында узды. Әлки җирендә – “Хузангай” җәмгыятендә Россиянең горурлыгы булган әлеге ат нәселен үрчетү белән шөгелләнә башладылар  Атлар ярышын бик оста һәм мавыктыргыч итеп районыбызның танылган тренеры, спорт комментаторы Рифкәт Сәгъдиев алып барды.
Ипподром тамаша кылучылар өчен бик җайлы эшләнгән. Халыкка ярышларны күзәтергә уңайлы булсын өчен ике зур-зур трибуна төзелгән. Шулай ук бәйгеләрне махсус ясалган киртәләр буйлап та күзәтергә мөмкин иде. Атлар 1600 метр дистанциягә чаптылар.
Трибуналар халык белән тулы,ярышларны киртә буйлап күзәтүчеләр дә күп җыелган иде.
Рифкәт Сәгъдиев бик җанлы, магыктыргыч итеп Орлов токымлы атлар турында сөйли:
–    Орлов токымлы атлар җиңел арба, чанага җигеп ерак юлларга йөрергә сәләтле бик гүзәл гәүдәле юртаклар.Бу токымны граф Орлов 18-19 нчы гасырларда гәрәб, инглиз, дания, голландия һәм башка танылган нәселле атларны  кушылдырып китереп чыгарган. Заманында бу атлар ерак араларга йөрү өчен кулай транспорт чарасы буларак киң файдаланылган. Шулай ук дөньякүләм бәйгеләрдә җиңүләргә ирешеп атларның дәрәҗәсе, танылуы арта барган. Орлов токымлы атлар хәзер исә күбрәк спортта, полиция хезмәтендә, ял-дәвалану учреждениеләрендә киң файдаланыла.
Исемнәре дөньяга танылган нәселле атларның Әлки җирендә дә үрчетелүе белән без чын-чынлап горурлана алабыз. Бу эшне башлап җибәргән инвесторыбыз Иван Казанковка һәм атлар үрчетү остасы  Марат Гөбәйдуллинга бик рәхмәтлебез, – диде Рифкәт Габбасович.
Беренче ярышта 2 яшькә кадәрге Орлов атлары катнашты. Ярыш старты сызыгына алты экипаж чыкты. Аларның бишесе хузангайлылар, берсе Спас районыннан килгән иде.
Старт урынында-ипподромның аргы башында Марат Гөбәйдуллин идарә итә. Бу бик җаваплы вазыйфа: һәр төркемне әзерлек сызыгына бастырып ярышларга старт бирергә. Ярышның бер төре төгәлләнүгә икенчесенә кичекмәстән керешергә кирәк. Тамаша кылырга килгәннәрне озак көттерергә ярамый.
Алга китеп булса да әйтик:бәйге бик оста, зур хәзерлекләр белән оештырылган иде. Бер сәгать өчендә җиде төрдә ярышлар оештырылып җиңүчеләре бүләкләнелде.
Бүләк дигәннән – Уявның атлар бәйгесенең приз фонды 280 мең сум иде. Беренче  урынны алучыларга 12 шәр мең сум акчалата бүләк бирелде, икенчеләргә – 10 ар мең сум,өченчеләргә – 8 әр мең сум тапшырылды. Урын алмаучыларның һәркайсына меңәр сум тараттылар.
Приз фонды әйбәт булгач ярышларга чит районнардан да килүчеләр күп иде. Әлеге бәйгене оештыру эшләрендә баш табиб Камил Хәйруллин җитәкчелегендәге район ветеринария берләшмәсе коллективы зур тырышлык куйды. Алар бәйгеләрнең җиңүчеләрен гадел һәм төгәл итеп билгеләп бардылар, бүләкләүләрне оештырдылар.
Менә без беренче чабышны-иң яшь юртаклар ярышын күзәтәбез.Яшь булсалар да атлар тренировкаларда чыныгулар үткәннәр. Хөкемдарлар командасына буйсыналар. Трантаска утырып идарә итүчеләрне тыңлыйлар.
Юртаклар беренче әйләнешне трибуна алдыннан җилдәй тузан очыртып узып киттеләр. Тамашачылар исә”Людмила әйдә, әйдә” дип хатын-кыз узышчыга көч-куәт биреп калдылар. Людмила Ензаева алар өметен аклады – дистанция буеннан – буена алда барып финишка да беренче килде. Икенче урынны Спас районы егете, Засада кушаматлы аты белән Рафис Әхмәтсафин алды, өченче булып Олеса Пеплова идарә иткән ат килде.
Авыл атлары ярышында ике кеше генә катнашты.Радик Гәрәев айгырда, Иван Ямщиков биядә катнашты. Малыш исемле ат беренчелекне бирмичә финиш сызыгын үтте.
Өченче бәйгедә – төрле токымлы  юртаклар (Орловтан тыш)катнашты. Бу бәйгедә дүрт район вәкилләре бар иде. Билгеле ярышларга һәр районнан иң көчле атлар җибәрелгән иде. Нәтиҗәдә Спас районы вәкиленә тиңнәр булмады – Владимир Скачков көндәшләрен күпкә артта калдырып беренче килде. Икенче – Чистай шәһәреннән Владимир Андриянов, өченче – Аксубай районыннан Илнур Ярмөхәммәтов булдылар. Безнең Людмила Ензаева исә бу юлы дүртенче калды.
Ярым токымлы атлар чабышында чит район вәкилләре генә катнашты. Аксубайдан Юрий Федоров идарә иткән чабыш аты финишка беренче килеп тамашачылар мәхәбәтен яулады. Нурлат, Аксубай районнары 2 һәм3 урыннарны бүлештеләр.
Чират янә Орлов токымлы атларга җитте.Бу юлы 3 яшькә кадәрге атлар ярыштырылды. Бу чабышта барлык призлы урыннарны “Хузангай” вәкилләре яулады. Михаил Недорезов-беренче, Сергей Юхнин-икенче, Олеся Пеплова – өченче булдылар.
Янә узышка чабышкылар хәзерләнә. Бу юлы чиста токымлы атлар узышын күзәттек.
Рифкәт Сәгъдиев узышчылар һәм аларның атлары белән таныштыра. Бу ярышта бары тик кунаклар гына катнашты.Уяв бит республика күләмендә үтә торган бәйрәм. Шуңа да ярышларда читтән килүчеләр күп катнашты.
Чиста токымлылар арасында призлы урыннарны Алексеевский, Аксубай, Нурлат районнарыннан килүчеләр яулады.
Өч яшьтән олырак булган Орлов токымлылар арасында дүрт районнан экипаж катнашты. Биредә Әлкинең “Хузангай” җәмгыятенә тиңнәр табылмады.Шулай итеп иң саллы бүләкне Сергей Юхнин алды.
Бу ярышларда тамаша кылучылар зур канәгатьлек алдылар. Атлар ярышлары бит районда сирәк оештырыла.Бәлки тора бара без елга бер килә торган Сабантуй һәм Уявтан тыш ул бәйгеләрне башка бәйрәмнәрдә дә күрербез Әйтик Татарстан Республикасы кебек зур бәйрәмнәрдә.
Районда нәселле атлар асраучылар күп бит. Атларга игътибар үсә төшсә, андыйлар саны тагын артыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев