Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Автоһәлакәттә әлкиле һәлак булды

ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллиннан автотранспорт һәлакәтенең беренче фаразларын сораштык.

Ул болай ди: "Автомобиль юллары әйбәт хәлдә, коры, күз күреме яхшы. Лада җиңел машинасы зур тизлек белән трактор прицебына килеп кергән. Биредә машина йөртүче йоклап киткән, сәламәтлегендә кинәт проблема туган, автомобиле идәрәгә буйсынмаган, яисә башка берәр сәбәп булырга мөмкин. Тикшерүләр нәтиҗәсен бирер. Хәзер дүрт үлгән кешене тану эшләре алып барыла. Берсе безгә билгеле:  "ВостокЗернопродукт"ның Үзәк Әлки территориаль идарәсе тракторчысы. Ул тракторы аугач, аста калган. Җиңел машина Ульяновск өлкәсеннән. Туганнары, якыннарын танырга көтәбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев