Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Авырга калуымны белгәч, без ирем белән горурлык, курку, бәхет хисе кичердек»

5 апрельдә район үзәк хастаханәсендә бәйрәм үткәрелде. Анда исә игътибар үзәгендә йөклелек буенча исәптә торучы хатын-кызлар иде.

Булачак әниләрне районның баш табибы Светлана Одушкина сәламләде. Ул бәхет һәм бала тууын көткән чорның әһәмияте турында аеруча күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләде. Бәйрәмнең максаты – җәмгыятьтә аналарга карата булган аерым бер хөрмәт күрсәтү гадәтен саклау. “Бүгенге көндә аналарга, бала тууга, җәмгыятьтә гадәти гаилә кыйммәтләрен саклауга бар көчне бирү бик мөһим”, – дип ассызыклады Светлана Викторовна. 


Районда Йөклеләр көнен үткәрү гадәтләре турында акушер-гинеколог Эма Шәйхетдинова сөйләде. Ул әлеге кызыклы һәм файдалы чараның балалар тууын арттыру, җәмгыятьтә булган аналарга хөрмәт һәм балачакка сакчыл караш гадәтләрен ныгыту максатыннан үткәрелүен ассызыклады. Әлеге чараны үткәрү дә гадәткә керәчәк. “7 апрель Россиядә Йөклеләр көне буларак үткәрелә. Аналарга багышланган көн елга ике тапкыр – апрельдә һәм октябрьдә билгеләнәчәк. Бу – баласын табу кайсы көнгә билгеләнүенә карамастан, әлеге чарага һәрбер йөкле хатын-кыз кушылсын өчен эшләнә”, – диде ул. 


Хатын-кызларга сәламәт бала тәрбияләүнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр: күкрәк сөтен имезүнең файдасы, сабыйны беренче көннәрдән үк ничек карарга кирәклеге, файдалы ризыклар белән туклануның һәм чыныктыруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. 


Социаль яклау хезмәткәрләре – психолог Гөлнара Шаһивәлиева һәм социаль эш белгече Любовь Андронова булачак әниләргә бала табуга психологик әзерлек һәм бала туганнан соңгы гаилә тормышы турында сөйләделәр, социаль ярдәм чаралары белән таныштырдылар, “Борчуларсыз йөклелек чоры” тренингы үткәрделәр, кызыклы уеннар уйнаттылар һәм теләкләр язылган открыткалар бүләк иттеләр. 


Әлки районындагы Социаль фонд бүлегенең баш белгече Светлана Хәмидуллина йөкле хатын-кызларга, гарип балалары булган хатын-кызларга социаль пособиеләр һәм акчалата түләүләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә, гомумән, балалар үстерүче башка гаиләләргә каралган социаль яклаулар белән таныштырдылар.  


Гадәти рухи кыйммәтләр, дин буенча ир белән хатын, гаиләнең ни икәнлеге, баланың рухи үсеше турында имам Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов һәм Светлана анакай сөйләделәр. 


–    Һәрбер ата-ана бала тууын зур дулкынлану белән көтә. Моңа, чыннан да, бик нык шатланырга, балаларны яратып үстерергә кирәк. Хатын-кызның яратуын бүләк итүе, баланы да яратырга өйрәтүе зарур, – диде Светлана анакай. 


Имам Рафаэль Гыйльметдинов сәламәт бала тусын өчен, рухи сәламәтлекне сакларга кирәклеге турында да әйтте. 

–    Авырга калуга ук, хатын-кыз үзенең әни булуын аңларга тиеш. Чөнки сабыйның гомере шул вакыттан башлана. Тәннең генә түгел, рухның сәламәтлеген саклау да мөһим. Бала ул – яңа гына үсә башлаган чәчәк. Һәм хәзер сез аның күңеленә ниләр салсагыз, алга таба ул сезне шулар белән шатландырыр, – диде ул. 


–    Йөкле хатын-кыз ул –  безнең өметләр һәм киләчәк. Һәрбер йөклелек сабый тууга китерергә тиеш, – диде районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина.


Йөклелек ул – авыр хезмәт тә. Билгеле, һәрбер хатын-кыз аны үзенчә уздыра. Кайберәүләр өчен ул гомеренең иң яхшы мизгелләре, икенчеләр өчен катлаулы, авыр вакыт. 


 Йөкле булган ана һәм аның әтисе дә нинди сабый туачагын, аның ничек үсүе турында хыялланып, планнар кора. Баланы ничек үстерәчәген, ашатачагын һәм яхшы кеше итеп тәрбияләвен күз алдына китерә. 
Базарлы Матакта яшәүче Лилия Мәҗитова беренче тапкыр әни булырга әзерләнә:

–     Авырга калуымны белгәч, без ирем белән горурлык, курку, бәхет хисе кичердек, бик нык дулкыландык та. Без гаилә булуын телибез, ә баладан башка ул тулы була алмый. Бүген минем йөклелекнең 21 нче атнасы. Әлеге халәтем мине, билгеле, яхшы якка үзгәртә, – диде ул.

Лилия хастаханәдә үткән әлеге чараның аның өчен бик тә файдалы мәгълүмат чыганагы булуын, мондый бәйрәмнәрнең күңел тынычлыгы өчен кирәклеге турында да әйтте. 
Икенче әни Любовь Ишмулкина Мәскәүдә туган. Ул Сиктермәдә яшәүче Одиссейга кияүгә чыккан. Озакламый Любовь алтынчы тапкыр әни булачак, тәҗрибәле булуына карамастан, ул да үзенең бик тә дулкынлануы турында сөйләде. 

–    Өч кыз һәм өч малаебыз бар. Зур улыбызга 11 яшь. Хәзер без тагын бер улыбызның тууын көтәбез. Бу чарада мин өйрәнгәннәремне искә төшердем, белгәннәремне ныгыттым. Булачак әниләргә шундый файдалы чараларга килергә киңәш итәм, – диде ул.


Биредәге хатын-кызларның кайберләре берничә айдан, ә икенчеләре берничә көннән әни булачак. Әмма аларга бу халәт кызыклы һәм файдалы чарадан яхшы тәэсирләр алырга һич тә комачауламады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев