Балалы гаиләләргә июль өчен түләүләр 3 һәм 5 августта киләчәк
Яңалыклар

Балалы гаиләләргә июль өчен түләүләр 3 һәм 5 августта киләчәк

Россиянең социаль фонды балалы гаиләләргә августның беренче көннәрендә июль пособиеләрен күчерәчәк.

 

3 августта банк счетларына күчерәчәкләр:

балаларга бердәм пособие;

эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәр бала карау буенча түләү.

5 августта ана капиталы акчаларыннан түләү күчереләчәк.

Социаль фондта исегезгә төшерәләр: акча көн дәвамында теләсә кайсы вакытта керә ала. Әгәр июль өчен түләү вакытыннан алда күчерелгән булса, икенчесе — август өчен сентябрьдә киләчәк.


Нет комментариев