Базарлы Матак элеваторның өлкән бухгалтерына министрлыкның Рәхмәте белдерелде
“Кызыл Шәрык”, районнарга инвестор буларак килгәч, беренче икмәк кабул итү пунктын – Базарлы Матак элеваторын – бездә ачты. Быел Әлки төбәге өчен мөһим булган әлеге предприятие эшли башлаганга, 20 ел булды.
Соңгы 10 елда биредә өлкән бухгалтер хезмәтен зур осталык белән Марина Гыйззәтуллина башкара.
Бу көннәрдә дә элеваторга басулардан уңыш керү дәвам итә, алар көнбагыш, бөртек өчен кукуруз кабул итәләр. Бу культуралар соң өлгерә, шуңа еш кына урак кара көзгә кадәр сузыла. Үзләренә кергән уңышның граммын да югалтмыйча, исәп-хисапны алып бару элеваторның бухгалтерия бүлегенә йөкләнгән. Өлкән бухгалтер җитәкчелегендәге кечкенә бу коллектив әлеге җаваплы хезмәтне җиренә җиткереп алып барырга тырыша.
Быел Базарлы Матак элеваторының юбилее уңаеннан үткән тантанада “Кызыл Шәрык” компанияләр төркеме” җәмгыяте генераль директоры Адел Хәйруллин өлкән бухгалтер Марина Викторовнага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырган иде.
Урак сезоны төгәлләнгәч тә, биредә эшләр тынып тормый. Бөртеклеләр сыйфатлы саклансын өчен, аны бер “банкадан” икечесенә күчереп йөртәләр. Ә бухгалтериядә бу хезмәтләр зур төгәллек белән теркәлә бара. Шулай ук ел әйләнәсе алар үзләрендәге уңышны төрле регионнарга озатырга тиешләр. Еш кына биредәге продукция чит илләргә дә сатыла.
Марина Гыйззәтуллина безгә көз айларында борчак, соя, арпа һәм 5 нче класслы бодайны Кытайга озатулары турында әйтте. Дөрес, бу эш арадашчылар аша башкарыла. Әмма биредән сыйфатлы продукция белән бергә бухгалтериядәге төгәл документлар да озатыла.
Базарлы Матак элеваторы “Татарстан бөртеклеләр технологиясе” акционерлык җәмгыятенә карый. Әлкидәге икмәк кабул итү пункты җәмгыятьтә иң өлкәне һәм икътисади яктан тотрыклы эшләүче коллективлардан санала. Бу, билгеле, соңгы елларда элеваторда эшне оста итеп оештыручы җитәкче Дамир Вәлиуллинның тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Җитәкче исә:
– Бездә һәр тармак үз юнәлешендәге хезмәтне зур җаваплылык белән башкарырга тырыша. Бигрәк тә өлкән бухгалтер Марина Гыйззәтуллина җитәкләгән бүлекне югары бәялим, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев