Базарлы Матак мәктәбе  2025 елга беренче грант бәйгесендә җиңү яулады
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбе 2025 елга беренче грант бәйгесендә җиңү яулады

Базарлы Матак урта гомуми белем мәктәбе Мәдәни тәкъдимнәр Президент фондының 2025 елга беренче грант бәйгесендә җиңү яулады.

 

Төгәлрәк тукталганда, әлеге мәктәпнең “Крайновтагы театр” проекты грант бәйгесенең “Бөек рус сүзе” юнәлеше буенча иң яхшы эш дип табыла. Бу проект буыннар бәйләнешен, бәйгедә катнашучыларның шәхси үсешен, “Крайновтагы театр” артистларының үзбәясен күтәрүне максат иткәнлектән, мәдәни-социаль әһәмияттәге якларны ача. 

“Проект безнең районда яшәүче төрле буын, милләт вәкилләрен берләштерәчәк. Безнең командага ышаныч белдергәннәре өчен, Мәдәни тәкъдимнәр Президент фондының координацион комитетына, экспертларына, җитәкчеләренә рәхмәт белдерәбез”, – ди мәктәп директоры Луиза Абдрахманова. 


Нет комментариев