Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбе укучысы Богдан Макаров туфрак анализлау белән шөгыльләнә

Базарлы Матак урта мәктәбендә гадәти укучылар гына түгел, ә фәнни тикшеренү эше белән шөгыльләнүчеләр укый. Шуларның берсе ул – 9 нчы сыйныф укучысы Богдан Макаров. Ул берничә ел дәвамында туфракны анализлый һәм үз эшләрен төрле дәрәҗәдәге – районныкыннан башлап, Россия күләмендә уза торганнарына кадәр тәкъдим итә.

 15 минут һәм туфрак әчелеге билгеле

Богдан проекты авылның төрле почмакларындагы туфракның әчелеген билгеләүне максат итә. Ул, мәсәлән, өч урыннан алынган үрнәкләрне чагыштыра: сатып алынган, Вахитов урамындагы һәм мәктәп янындагы җир. Нәтиҗәләр исә һәрвакыт гаҗәпләндерерлек: чөнки аларның төзелеше һәрвакыт үзгә була. Тикшеренү үткәрү өчен барлыгы 15 минут кирәк, әмма мондый эшнең файдасы гаять зур.

– Бу проект миңа туган җиремне яхшырак белергә, төрле урындагы туфракның составын ачыкларга һәм анда нинди үсемлекләр яхшырак үсүен аңларга ярдәм итә. Шулай ук ул география буенча төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булып тора, – ди Богдан. – Киләчәктә мин геодизист булырга телим һәм мондый тикшеренүләр ул – һөнәр сайлауга беренче адым.

 
Сәләт беренче сыйныфта ук күренә


География укытучысы Роза Галиева укучысы турында горурланып сөйли:

– Богданның сәләте беренче сыйныфта ук ачылды. Укучым бар фәннәрдән дә “бишле”гә укый ала, әмма ул географияне аеруча яратты. Сүз уңаеннан әйтик, Богдан мәктәптә әле төп IT-шник та – компьютер һәм технологияләр серенә шундук төшенә. Ә хәзер ул туган якны практик яктан (туфракны ничек ашларга, кайда нәрсә утыртырга, теге яисә бу кишәрлектә нинди культуралар югары уңыш бирә) өйрәнә. Бу – безнең авыл хуҗалыгы районы өчен бик тә мөһим белемнәр.

Богдан Макаров тикшеренү эшләре буенча район һәм республика конференцияләрендә дә бер генә тапкыр чыгыш ясамады, аның хезмәтләре геогафия буенча Бөтенроссия бәйгеләренә дә юлланды. Бәлки, берничә елдан соң без аның хакында талантлы геодезист яисә мөһим ачыш ясаган туфрак белгече буларак ишетербез.
Ә әлегә ул мәктәптә укый, тикшеренү эшләре үткәрә, хыяллана. Һәм бу бик яхшы...
Фото: Лилия Шәфикова «Әлки хәбәрләре»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев