Базарлы Матак мәктәбе укучысы Крымга ял итергә барачак
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбе укучысы Крымга ял итергә барачак

Базарлы Матак мәктәбенең 9А сыйныф укучысы Софья Бухарова «Уңыш векторы» конкурсында җиңүче булды.

17 июльдән 2 августка кадәр әлеге өстәмә гомуми үсеш программасында катнашу өчен сайлап алу этабы узды. Софья барлык сынауларны уңышлы узды һәм җиңүче дип табылды.

бухарова

 

Конкурста остазың турында эссе һәм видео-монолог  әзерләргә, иҗтимагый эшчәнлектә, социаль-педагогик юнәлештәге чараларда һәм укучылар үзидарәсе эшендә казанышларны раслаучы үз грамоталарын һәм дипломнарын тәгъдим итергә кирәк иде. Ә төп бүләк булып Артек лагере (Кырым) сменасына бару булды, ул 25 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Нет комментариев